Казанның Совет районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр. Йөк җыюда район халкы һәм «Казачество России» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге катнашты.
Фронтка «Нива» автомобиле һәм ике «Альфа» мотоциклы озатыла. Арбага шулай ук генераторлар, яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре, кием-салым, дарулар, ашамлыклар, шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш товарлары тутырылды, дип хәбәр итә район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов үзенең
телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Совет районында урнашкан «Zа Победу! Казань» исемле хәрәкәт ике ел эчендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга 400 тоннадан артык гуманитар йөк
җибәргән. Аңа яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре һәм волонтерлар ясаган махсус форма, шулай ук хәрби җиһазлар, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары кергән.
МХОда катнашучыларга даими рәвештә
ярдәм күрсәтәләр, мәсәлән, П.А.Полушкина исемендәге 101 нче мәктәп педагоглары ата-аналар белән бергә окоп шәмнәре пешерәләр. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр истәлекле бүләкләр ясауларын һәм сугышчыларга хатлар язуларын дәвам итәләр.