Ир-атның 475 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды
Казанның административ комиссияләре хезмәткәрләре суд приставларының федераль хезмәте вәкилләре белән уртак рейд вакытында штрафларын түләмәүченең машинасына арест салган. Автомобиль хуҗасының 475 мең сумлык төрле штрафлары җыелган.
Машина хуҗасының бурычы суммасы түләүле муниципаль парковка һәм дәүләт автоинспекциясен түләмәгән өчен штрафларны, шулай ук кредит бурычларын үз эченә алган.
Түләтүләр «Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкада урнаштырган өчен түләмәү» ТР АХБтКның (КоАП) 3.16 маддәсе буенча теркәлгән. Нәтиҗәдә автомобильне махсус стоянкага эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр иттеләр административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында «Казан паркингы 2.0» яңа мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрделәр. Сервис ярдәмендә шәһәр халкы муниципаль парковкаларга түли ала.