Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.05.2025, 13:18

Казанның «Капелла Железнова» коллективы «Ну-ка, все вместе хором!» телешоуында җиңү яулады

Финал кичә «Россия 1» телеканалында узды

Казаннан килгән «Капелла Железнова» коллективы «Ну-ка, все вместе хором!» телешоуында җиңү яулады. Финал кичә «Россия 1» телеканалында узды.

Финалда өч команда очрашты. Казан командасыннан тыш, җиңү өчен А.П.Бородин исемендәге Владимир көллиятенең «Хор русской песни» һәм Урал федераль университеты хоры көрәште.

Соңгы турда Казан коллективы Исаак Дунаевскийның «Летите, голуби» композициясен башкарды.

Финал туры нәтиҗәләре буенча «Капелла Дмитрия Железнова» һәм Владимирдан «Хор русской песни» 99 балл җыйдылар. Жюри җиңүне ике катнашучы арасында бүлешергә карар кылды.

«Әлегә кадәр булган хәлләргә ышанмыйм. Җиңүчеләрне атаганда безне курку, дулкынлану хисе ташламый, боларның барысы да төштә дигән хис иде. Мин һәм минем команда җиңүдән нинди хисләр кичерүен сүз белән генә әйтеп булмый», — дип уртаклашты Капелла җитәкчесе Дмитрий Железнов.

Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге Казан коллективы 2014 елда Казанның Идел буе районындагы 20 нче балалар музыка мәктәбе базасында оештырылган. Коллективка малайлар, мәктәпнең төрле бүлекләреннән укучылар керә. Музыка коралларында уйнау осталыгы нигезләренә төшенеп, бию коллективларында катнашып, балалар зур кызыксыну һәм фидакарьлек белән хор җырлау белән шөгыльләнәләр. Капелла репертуарында: дини музыка, рус һәм чит ил классикасы, халык җырларын эшкәртү, татар композиторлары һәм дөнья халыклары музыкасы.

Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы халыкара, бөтенроссия, республика һәм шәһәр фестивальләре һәм конкурслары лауреаты.
Барлык яңалыклар