В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан сайтта гариза кадырырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). 28-нче сентябрьдә Мәскәүдә «Рус чәе – 2019» чәй форумы һәм чәй индустриясе күргәзмәсе узачак. Форумда катнашучылар үз компанияләренең уңышлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм рус чәе культурасын формалаштыру буенча тырышлыкларын координациялиләр.
Форум катнашучыларга предприятиеләрнең конкурентлыгын һәм бу өлкәдә сатуларның нәтиҗәлелеген арттырырга, илебез компанияләре базасында сыйфатлы технологияләр формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Программа кысаларында мастер-класслар, конференцияләр, дебатлар, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
Форум бүләкләү тантанасы һәм танылган башкаручылар катнашындагы концерт белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Катнашу өчен алдан сайтта гариза кадырырга кирәк.