Нетворкингта катнашучыларга сайланган мәйданчыкларның берсендә товарларны урнаштыру буенча бушлай ярдәм күрсәтеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашуда оптималь сәүдә мәйданчыгын сайлау, онлайн-бизнесны эшләтеп җибәрү өчен старт чараларын җәлеп итү, сатучы товар карточкаларын формалаштыру, перспективалы нишаларны билгеләү һәм башка мәсьәләләр каралачак.
«Шулай ук эшмәкәрләр сайланган маркетплейсларның берсендә товарларны урнаштыру буенча бушлай ярдәм ала ала», – дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Онлайн-базарларны үзләштерү буенча укыту чаралары республикада «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча уза. Тулырак мәгълүматны МСП.РФ цифрлы платформасында белергә мөмкин.