Махсус билгеләнгән урыннарда беренче, икенче, өченче төркем инвалидлар машиналарын бушлай калдыра алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда парковка өчен тарифлар үзгәрә: урыннар тулы булган урамнарда бәя артачак, парковкалар тулы булмаган урыннарда – кими. Моннан кала, парковка урыннары саны арта, ә барлык төркем инвалидлар да машиналарын бушлай калдыра алачак. 2018 елның 1 ноябрендә үз көченә керәчәк бу һәм башка үзгәрешләр хакында эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.
Теркәлгән автомобильләр саны буенча Казан илдә беренче урыннарның берсендә тора – бүгенге көндә бу 1000 кешегә 333 автомобиль. 218 елның 1 сентябренә теркәлгән машиналар саны 414 мең тәшкил итә. Шуңа да юл тарфигын бушату мәсьәләсе шәһәр өчен бик актуаль.
“Шуңа күрә шәһәр актив рәвештә транспорт сәясәте алып бара”, - диде Транспорт комитеты рәисе. Барлык мәсьәләр арасында парковка киңлеген оештыру иң нәтиҗәле чараларны берсе булып тора.
Бүгенге көндә муниципаль парковка урыннары саны 73 участокта 2211 данә тәшкил итә. Кертелгән система үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: соңгы 5 ел эчендә үзәк урамнарның үткәрү мөмкинлеге 18 процентка артты, алар буенча хәрәкәт итүнең уртача тизлеге – 5 км/сәг.
А.Габделхаков сүзләре буенча, 2020 елга кече Казан боҗрасы чикләрендәге шәһәр территориясендә парковкалар булдырырга, ә парковкалар урыннарын 6000-гә җиткерергә планлаштырыла. “2018 елның 1 ноябренә Назарбаев, Нариманов урамнары чикләрендә, Чехов базары, Сибгать Хәким, Әпсәләмов, Мәрҗәни, Әхтәмов урамнары тирәсендә парковка урыннары саны 1185-кә артачак. Барлык эшләр башкарылган. Парковка урыннарының гомуми саны 3396-ны тәшкил итә”, - дип сөйләде Айдар Габделхаков.
Дамим рәвештә парковка урыннарын күзәтү эшләре башкарыла. Анализ нәтиҗәләре буенча, 2017 елда ук бердәм тарифтан дифференциацияләнгән тарифка күчү карары кабул ителгән иде. Нәтиҗәдә, 2017 ел азагына югары бәяле урыннарда парковкаларның тулуы 23% кимеде, ә түбән тарифлы урыннарда 88% артты. Яздан югары тарифлы парковкаларның тулуы “пик сәгатьләрендә” 90% тәшкил иткәнгә, парковка киңлегенең бертөрле тулуын тәэмин итү өчен тарифларны тагын бер тапкыр арттырырга карар кылынды.
Шулай итеп, парковка бәясе сәгатенә 100 сумга кадәр Театр, профессор Нужин, Ирек мәйданы урамнарында артачак, сәгатенә 70 сумга кадәр – Профсоюз, Жуковский, Гоголь, Япеев, Щапов, лейтенант Шмидт, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарында.
Инвалидлар өчен урыннарга да үзгәрешләр кагылачак. Хәзерге вакытта муниципаль парковкаларда 10% урын I һәм II төркем инвалидлар өчен бушлай бүленгән. 1 ноябрьдән “инвалид” билгесе астында III төркем инвалидлыкка ия кешеләр дә машина калдыра алачак. Моннан кала, автомобиль билгеләрен бирү тәртибе дә үзгәрә, хәзер аларда инвалид турында мәгълүмат язылачак (исем-фамилия, туту вакыты, инвалидлык турындагы белешмәнең сериясе һәм номеры, инвалидлык төркеме, гамәлдән чыгу вакыты). Аларны гариза буенча медик-моциаль экспертиза бюросында алырга мөмкин. Инвалидлар өчен урыннар тикшерү зонасыннан чыгарыла. Шулай да, бу категория халыкның автомобильләре түләүле урыннарда торса, түләү кагыйдәләре аларга да кагылачак.
“Казанның автомобиль базары Россиядә өченче урында торуы шәһәр икътисадының торышы, халыкның керемнәре турында сөйли. Һәр өченче казанлының машинасы бар. Юллар да тула бара. Мегаполисның барлык төркемнәренә дә чакыру булып тора. Парковкалар – бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы. Бу мәсьәлә хакында һәрвакыт уйлыбыз һәм аның өстендә эшлибез”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.