В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш Казан халыкара электр энергетикасы форумы уздырылуы белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
7602 номерлы электр поезды «Казан» станциясеннән 10:40 сәгатьтә юлга кузгала һәм «Аэропорт» станциясенә 11:00 сәгатьтә килеп җитә. Башкалага кире кайту өчен чара кунаклары Аэропорт станциясеннән 7603 номерлы поездда 11:40 сәгатьтә юлга кузгалып, Татарстан башкаласына 12:08 сәгатьтә кайтып җитәчәк.
Поездлар хәрәкәтендә тукталышлар каралмаган, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефон номеры аша тулы мәгълүмат алырга була.