Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2024, 16:58

Сәүдә үзәкләренең берсендә вакансияләрнең инклюзив ярминкәсендә 301 казанлы катнашкан

Шәһәр халкы оешмалардан эшкә урнаштыру өчен 60 тан артык юнәлеш алган

Бүген Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә вакансияләр инклюзив ярминкәсе узды. Инвалидлар декадасы кысаларында узган вакыйгада 301 шәһәрле катнашты. 12 предприятие һәм оешма кадрлар хезмәте вәкилләре шәһәр халкына эшкә урнашуга 66 юнәлеш бирде.

Шәһәр мәшгульлек хезмәте белгечләре эшкә урнашу һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек турындагы законнар, һөнәри белем бирү һәм тест үткәрү, үзмәшгульлек турында консультацияләр бирде. Теләгән 90 нан артык кеше тренингларда һәм эш эзләү буенча мастер-классларда булды. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә үткәрелде.

Казан төзелеш көллияте вәкилләреннән балчык уенчыкка рәсем төшерү дәресләрендә 40 кеше булды. Халык өчен шулай ук профориентация буенча һәм психологның консультациясе мәйданчыкларын да әзерләделәр. «Киләчәк һөнәрләре дөньясы» һәм «Профессиональ лото» эшлекле уеннарында 34 шәһәр кешесе катнашты. 25 казанлы тирәсе арт-терапия кулланып диагностика үтте. 

Бүгенгә Казанның Мәшгульлек үзәге мәгълүмат базасында 12 мең 952 вакансия бар.

Барлык яңалыклар

Сәүдә үзәкләренең берсендә вакансияләрнең инклюзив ярминкәсендә 301 казанлы катнашкан

<p> Бүген Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә вакансияләр инклюзив ярминкәсе узды. Инвалидлар декадасы кысаларында узган вакыйгада 301 шәһәрле катнашты. 12 предприятие һәм оешма кадрлар хезмәте вәкилләре шәһәр халкына эшкә урнашуга 66 юнәлеш бирде. </p> <p> Шәһәр мәшгульлек хезмәте белгечләре эшкә урнашу һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек турындагы законнар, һөнәри белем бирү һәм тест үткәрү, үзмәшгульлек турында консультацияләр бирде. Теләгән 90 нан артык кеше тренингларда һәм эш эзләү буенча мастер-классларда булды. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә үткәрелде. </p> <p> Казан төзелеш көллияте вәкилләреннән балчык уенчыкка рәсем төшерү дәресләрендә 40 кеше булды. Халык өчен шулай ук профориентация буенча һәм психологның консультациясе мәйданчыкларын да әзерләделәр. «Киләчәк һөнәрләре дөньясы» һәм «Профессиональ лото» эшлекле уеннарында 34 шәһәр кешесе катнашты. 25 казанлы тирәсе арт-терапия кулланып диагностика үтте.  </p> <p> Бүгенгә Казанның Мәшгульлек үзәге мәгълүмат базасында 12 мең 952 вакансия бар. </p>