Шәһәр халкы оешмалардан эшкә урнаштыру өчен 60 тан артык юнәлеш алган
Бүген Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә вакансияләр инклюзив ярминкәсе узды. Инвалидлар декадасы кысаларында узган вакыйгада 301 шәһәрле катнашты. 12 предприятие һәм оешма кадрлар хезмәте вәкилләре шәһәр халкына эшкә урнашуга 66 юнәлеш бирде.
Шәһәр мәшгульлек хезмәте белгечләре эшкә урнашу һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек турындагы законнар, һөнәри белем бирү һәм тест үткәрү, үзмәшгульлек турында консультацияләр бирде. Теләгән 90 нан артык кеше тренингларда һәм эш эзләү буенча мастер-классларда булды. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә үткәрелде.
Казан төзелеш көллияте вәкилләреннән балчык уенчыкка рәсем төшерү дәресләрендә 40 кеше булды. Халык өчен шулай ук профориентация буенча һәм психологның консультациясе мәйданчыкларын да әзерләделәр. «Киләчәк һөнәрләре дөньясы» һәм «Профессиональ лото» эшлекле уеннарында 34 шәһәр кешесе катнашты. 25 казанлы тирәсе арт-терапия кулланып диагностика үтте.
Бүгенгә Казанның Мәшгульлек үзәге мәгълүмат базасында 12 мең 952 вакансия бар.