Казан Мэры хатын-кызлар киеме җитештерә торган Serginetti тегү фабрикасында булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин хатын-кызлар киеме җитештерә торган Serginetti тегү фабрикасында булды. Предприятиедә 60 кеше эшли. Шәһәр башлыгы фабрикадагы вәзгыять белән кызыксынды һәм аның җитәкчелеге белән бизнесны саклап калырга ярдәм итә торган чаралар турында сөйләште. Мэр шулай ук Казанда эшмәкәрлеккә күрсәтелә торган ярдәм чараларын билгеләү өчен икътисадның төрле өлкәләреннән эшмәкәрләр белән очрашулар сериясе башлануын билгеләп үтте. Әйтик, 1-нче майга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренең күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр туктатыла.
Казан Мэры Илсур Метшин кием-салым өлгесе булдырыла торган кисү цехында булды. Фабрика директоры Юлия Малинина сөйләвенчә, җитештерүгә махсуслаштырылган компьютер программасы кертелгән, аның ярдәмендә модельне конструацияләү вакыты берничә тапкыр кыскара - программа мөстәкыйль рәвештә модель лекалалары буенча үлчәмле линейка эзлеклелеген бирә. Шуннан соң шәһәр башлыгы принт ясау цехын карады. Юлия Малинина сүзләренчә, компания тукымалардан ак нигезләр ясый һәм махсуслаштырылган җиһазларда рәсемнәр төшерә.
Шәһәр башлыгы фабриканың кайдан чимал сатып алуы белән кызыксынды. «Киемнең матур һәм уңайлы булуы өчен генә түгел, ә практик та булуын телибез, шуңа күрә тукыманың сыйфатына аерым әһәмият бирәбез - аны Италия һәм Кытайдан махсус сатып алабыз», - дип сөйләде Ю.Малинина. Әмма соңгы вакытта предприятиедә поставкалар белән кыенлыклар барлыкка килгән - доллар курсын арттыру аркасында чимал кыйммәтләнгән. «Россиядә альтернатива табарга тырышабыз, әмма бездә андый тукымалар җитештермиләр. Италиядән тукымаларны заказ бирә алмыйбыз инде, ә Кытай белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез», - дип аңлатты Ю.Малинина.
Елына предприятие 8 коллекция чыгара - бу 700 мең берәмлектән артык товар. Ләкин соңгы атналарда киемгә ихтыяҗ кимегән. Шуңа бәйле рәвештә берничә көн нәтиҗәләре буенча фабрика продукциясе сатыла торган кайбер кибетләр минималь табыш китергән.
«Сату эше - безнең эшмәкәрлектә табыш алуның бердәнбер ысулы. Предприятиенең кредитта булмавы коткара, бу безгә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә», - дип аңлатты Ю.Малинина. Ул билгеләп үткәнчә, аренда түләвен киметү яки аренда каникулларын кертү эшмәкәрлекне саклап калырга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта, хәлнең уңай нәтиҗәсе булганда, предприятие җитештерүне киңәйтергә әзер, дип билгеләп үтте ул.
Казан Мэры искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин үзенең ил халкына мөрәҗәгатендә коронавирус фонында авырлыклар белән бәрелешкән кече һәм урта бизнес предприятиеләре (НДСтан тыш, якындагы ярты елга) иминият кертемнәре һәм барлык салымнар буенча кичектерү алачак, дип белдерде. Шәһәр башлыгы әлеге чаралар предприятиенең хәлен яхшыртыр, дип ышаныч белдерде. Ул шулай ук икътисадның төрле тармакларындагы эшкуарлар белән очрашулар даими төс алачак, дип өстәде. Аларның нәтиҗәләре буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең төрле чаралары эшләнәчәк.
«Без сезнең янга хәзерге эпидемиологик вәзгыятьтә сез юлыккан проблемалар турында яхшырак белү өчен килдек. Сез үзегез генә түгел, һичшиксез сезгә булышачакбыз һәм бергә альтернатив вариантлар эзләячәкбез», - диде И.Метшин.
Мэрны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов озата йөрде.