Бүген Татарстан башкаласында
«Минем Казаным» яңа цифрлы платформасы эшли башлады. Сайтта су, җылылык һәм электр энергиясе өзелү, ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү турында барлык көнүзәк мәгълүмат, шулай ук шәһәр чараларының яңалыклары һәм афишалары тупланган. Шәһәр халкына барлык мөһим мәгълүмат автомат рәвештә электрон почтага яки «Минем Казаным» Telegram-ботына киләчәк. Яңа сайтны бүген эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре иҗтимагый үзәге директоры Екатерина Ямбаршева тәкъдир итте.
«Минем Казаным» платформасының төп үзенчәлеге шунда ки, кешенең адресына бәйләнгән мәгълүмат үзе киләчәк. Бу бөтенләй яңа, алгарышлы алым, һәм безнең бурыч – халыкка яңа ресурс турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Продуктны көйләү бернинди кытыршылыксыз узар дип өметләнәбез. Цифрлы хезмәтләрнең әзер торуын сорыйм», — дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Екатерина Ямбаршева билгеләп үткәнчә, яңа сайтны эшләүнең төп идеясе – мөһим һәм файдалы мәгълүматның бердәм үзәген булдыру, ул шәһәр халкына уңайсызлыклар кичермичә тормыш өчен мөһим мәгълүматлар алырга һәм үз вакытларын нәтиҗәле планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер барлык файдалы мәгълүмат бер сайтта махсус бүлекләрдә тупланган: «шәһәр хезмәтләре», «сервислар», «проектлар», «хезмәтләр». Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төрле хәлләрне ачыкларга «Еш бирелә торган сораулар» блогындагы җентекле җаваплар ярдәм итәчәк. Мәсәлән, монда фатирны су баскан очракта нишләргә, яки ишегалдында ташландык машина белән нишләргә икәнен белергә мөмкин», — дип хәбәр итте Екатерина Ямбаршева.
Сүндерүләр, паркларны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү турындагы көнүзәк мәгълүматларны интерактив карта белән бүлек аша күзәтергә мөмкин. Планлы һәм чираттан тыш өзелүләр турындагы мәгълүмат автомат рәвештә «Ачык Казан» системасыннан гамәлдәге вакытта яңартыла.
Объект карточкасында ук эшләрне гамәлгә ашыру вакытларын, сәбәбен һәм җаваплы оешманы карарга була, бу килеп туган мәсьәләләрне тиз хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мөһим вакыйгалар турында сезнең адрес яки якыннарыгызның адреслары буенча автоматик хәбәрләр алу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк – «Дәүләт хезмәтләре» яки «ВКонтакте» социаль челтәре аша.
Кулланучы турындагы мәгълүмат автомат рәвештә тутырыла, ә шәхси кабинетта күзәтү өчен берьюлы берничә урын өстәргә мөмкин. «Без порталга мөмкин кадәр күбрәк кеше кушылуын телибез, һәм аның турында мәгълүмат һәр казанлыга барып җитте. Шуңа күрә бүгенге көннән без зур мәгълүмати кампания башлап җибәрәбез», — дип хәбәр итте Казан шәһәре иҗтимагый үзәге директоры.
Сайт адресы һәм QR-кодлы плакатлар йортлар һәм социаль учреждениеләр лифтларында урнаштырылачак, ә цифрлы афишалар урам билбордларында һәм башка шәһәр өслекләрендә барлыкка киләчәк.
Казан мэриясенең рәсми
KZN.RU порталы гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Анда элеккечә шәһәр Башкарма комитеты һәм аның идарә тармагы буйсынуындагы учреждениеләрнең көн тәртибе, рәсми документлар һәм башка мөһим яңалыклар бастырылачак.