В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл эшчеләре төп көчләрен магистральләрне, җәмәгать транспорты маршрутларын һәм җәяүлеләр инфраструктурасын чистартуга юнәлтә
Денис Гордийко фотосы
Казанда җәмәгать транспорты тукталышларын җыештыру эше көчәйтелде. Көчле кар яуганнан соң, коммуналь хезмәтләр автобусларның һәм трамвайларның платформаларга тоткарлыксыз килүен тәэмин итү, пассажирларның транспортны көтүен куркынычсыз итү өчен тукталыш мәйданчыкларын, аларга якын килү һәм кереп тору урыннарын тәртипкә китерә. Шәһәрдә барлыгы 1401 тукталыш исәпләнә һәм аларның һәрберсе чистарту графигына кертелгән.
Бүген көндез юлларны җыештыру эшендә 665 берәмлек махсус техника һәм 578 юл эшчесе катнаша. Юл эшчеләре төп көчләрен магистральләрне, җәмәгать транспорты маршрутларын һәм җәяүлеләр инфраструктурасын чистартуга юнәлтә. Тротуарлар, тукталышлар, җәяүле кичүләре, хастаханәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына керү юллары өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Шул ук вакытта техника квартал эчендәге юлларга һәм ишегалларына керү юлларын чистарта.
Шәһәр халкыннан төнгә төп магистральләргә һәм юл кырыйларына автомобильләрен куеп калдырмауларын сорыйлар. Тиешсез урыннарга куеп калдырылган автомобильләр сыйфатлы җыештыру эшенә комачаулый.
«Шәһәр парковкалары» кушымтасын кулланучыларның барысы да парковка урыннарын җыештыру графигы белән даими танышып бара ала. Бу хакта мәгълүмат алу өчен пуш-хәбәрнамәне кабызу сорала.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган тәүлектә башкала урамнарыннан бу елгы кыш өчен рекорд санала торган 26,5 мең тонна кар чыгарылган.