Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2024, 10:06

10 декабрьдә Казанда инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла

Программада: мастер-класслар, һөнәри тестлар, консультацияләр һәм концерт

Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә 10 декабрьдә вакансияләр инклюзив ярминкәсе узачак. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында узачак. Тугыз предприятие вәкилләре казанлыларга кирәкле һөнәрләр турында сөйләячәк, ә уку йортлары мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук килүчеләрне концерт көтә.

Ярминкәдә шәһәр халкы буш эш урыннары, вакантлы вазыйфалар турында беләчәк һәм хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча киңәшләшә алачак.

Чараны Казанның «НеЗаМи» сукыр музыкантлар ансамбле чыгышы ача. Концерт 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.

Эш бирүчеләрнең һәм эш эзләүчеләрнең шәхси аралашуы, әңгәмәләр уздыру мәйданчыгында түбәндәге предприятиеләр булачак: «Союзхимпромпроект» ПИ, МФҮ ДБУ «Метроэлектротранс» МУП, «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Тандер» АҖ һәм башкалар. Алар казанлыларга төрле буш эш урыннары тәкъдим итәчәк, алар арасында – инженер-проектлаучы, клиентлар белән эшләү буенча белгеч, бухгалтер, документлар кабул итү һәм бирү буенча белгеч, сату буенча менеджер, кухня эшчесе.

«Казан иң яхшы эш бирүчеләре шәһәре булырга омтыла. Мин ышанам, бу статус инклюзия, төрле кешеләрне эшкә урнаштыру һәм һөнәри үз-үзен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр белән тыгыз бәйләнгән. Без инвалидларны эшкә урнаштыру турындагы таләпләрне формаль рәвештә үтәп кенә калмыйча, үзләре дә теләкләрен күрсәтеп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән авыручыларны эшкә урнаштыру өчен уникаль мөмкинлекләр тудырган эш бирүчеләргә рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Моннан тыш, уку йортлары ярминкәдә мастер-класслар оештыралар. Казан төзелеш көллияте вәкилләре балчык уенчыклар ясау буенча, ә Казан технология һәм дизайн көллияте тукыма һәм күн буенча чигү буенча дәресләр үткәрәчәк. Мастер-класслар 12:05 сәгатьтә башлана.

Халык өчен һөнәри юнәлеш һәм психолог консультациясе мәйданчыклары әзерләнәчәк. Аларга «Киләчәк һөнәрләре дөньясы» һәм «Һөнәри лото» уеннарына кушылырга, шулай ук арт-терапия кулланып диагностика узарга тәкъдим итәчәкләр.

Вакансияләр ярминкәсе 12:00 дән 15:00 кә кадәр Җиңү Проспектындагы 141 нче йорт адресы буенча узачак. Керү ирекле.

Чараны оештыручы — Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.

Бүгенге көндә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 82 мең 886 кеше яши, шуларның 6186сы балалар. Мәшгульлек хезмәтендә 123 кеше исәптә тора.

Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән алып ТР башкаласында инвалидлар декадасы уза. Аның кысаларында 100дән артык түләүсез чара узачак. Программада тантаналы һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, спектакльләр һәм башка вакыйгалар.
Барлык яңалыклар