Катнашучыларга глобаль тенденцияләр, базардагы үзгәрешләр һәм яңа елда ачыла торган перспективалар турында сөйләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
Программада: 2024 елга бизнес-максатлар картасын эшләү һәм визиткалар алмашу, яңа танышулар һәм потенциаль эшлекле элемтәләр булдыру өчен нетфоркинг. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Очрашу 12:00 сәгатьтә Петербург урамы, 28 адресы буенча башлана. Аңа үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр кушыла ала. Алар арасында шулай ук мандаринлы тартма уйнатылачак.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.