Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2021, 16:03

Казан шәһәр Думасы депутатлары 2022 елга шәһәр бюджеты проекты турында фикер алышты

Шулай ук алар 2030 елга кадәр кабул ителгән Социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен дә карадылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). 2022 елга Татарстан башкаласы бюджеты проекты, шулай ук 2030 елга кадәр кабул ителгән шәһәрнең Социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында Казан шәһәр Думасы депутатлары фикер алышты. Ратушада узган социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия утырышында Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны даими комиссия рәисе Дилүс Сираҗетдинов үткәрде.

Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 5%-ка артыр дип көтелә

2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына Казанның социаль-икътисадый үсеш фаразы турында Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева сөйләде. Фараз бу елның 9 аенда шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенең ирешелгән нәтиҗәләрен анализлауны исәпкә алып эшләнгән.

Кулланучылар бәяләре индексы узган ел дәрәҗәсенә карата 106,5% тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча уртача алганда, инфляция 5,2% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, бу агымдагы елга фараз кысаларына сыеша. Урта сроклы перспективада сәнәгать җитештерүенең уртача үсеш темплары көтелә, дип хәбәр итте Г.Минһаҗева.

«Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казан предприятиеләре төп капиталга инвестицияләрне 64 млрд сумга якын җәлеп итте. 2021 елда төп капиталга кертелгән инвестицияләр үсеше 2020 елга карата 103,3% дәрәҗәсендә бәяләнә. Инвестицияләр күләме 200 млрд сум тәшкил итте, 2022 елда ул 222 млрд сум булыр дип фаразлана», – дип сөйләде Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары.

6 айда ваклап сату әйләнеше 292,6 млрд сум тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча үсеш 5%-ка артачак, бәяләүләр буенча әйләнеш 600 млрд сумга якын тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Г.Минһаҗева демографик күрсәткечләр белән дә уртаклашты: ел башына шәһәр халкының саны 1 млн 257 мең 341 кеше тәшкил иткән, 2022 ел башына Казан халкы санының планлаштырыла торган үсеше 0,1% тәшкил итәчәк.

Эшмәкәрләргә ярдәмгә ел саен 33 млн сумнан артык акча каралган

2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджет проектын Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, милли икътисадка 1 млрд 491 млн сум туры килә, шул исәптән шәһәр бюджетында эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә ел саен 33,1 млн сум күләмендә чыгымнар каралган.

«Киләсе елга бюджет күрсәткечләре эшләнгән һәм гомуми баланслылык принцибына җавап бирә, – дип ассызыклады финанс идарәсе башлыгы. – Шулай итеп, 2022 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 32 млрд. 557,8 млн. сум тәшкил итәчәк, 2023 елга – 31 млрд.731,1 млн. сум, 2024 елга – 31 млрд. 978,9 млн. сум.

Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре 2022 елгы бюджет проектында исәпкә алынмаган чыгымнар турында сөйләделәр һәм киләсе елга эш планнары белән уртаклаштылар.

Казанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертеләчәк

Г.Минһаҗева шулай ук 2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү кирәклеген билгеләп үтте. Төзәтүләр бүгенге чынбарлыктан чыгып таләп ителә. Мисал өчен, стратегия үсә торган цифрлы икътисадның яңа технологияләрен исәпкә алырга тиеш, дип аңлатты ул. Башкарма комитет инде үзгәрешләр исемлеге өстендә эшли. Әйтик, 2030 елга бер кешегә исәпләнгән гомуми торак мәйданы белән тәэмин ителеш 35 кв.м га кадәр артырга тиеш, ә икътисадта эшләүчеләрнең еллык саны - 628 мең кешегә кадәр. Моннан тыш, Г.Минһаҗева сүзләренә караганда, цифрлы трансформация буенча, кадрлар әзерләүне дә кертеп, стратегияне тулыландыру планлаштырыла.

«Республика стратегиясенә таянып, без документка үзмәшгульләр өчен уңайлы шартлар һәм әлеге категориягә караган эшмәкәрләрне ярдәм чаралары белән тәэмин итү буенча чараларны кертәбез, – дип өстәде спикер. – Төзәтмәләр кертелгән стратегия алдагы елларда эшләнгән эшләнмәләргә таяна һәм яңа чынбарлыкны исәпкә алып актуальләштереләчәк».

Утырыш барышында комиссия рәисе Казан шәһәр Думасының 2022 елга эш планын кабул итәргә кирәклеген билгеләп үтте һәм депутатларга проект белән танышырга һәм үз тәкъдимнәрен кертергә кушты.

Барлык яңалыклар