Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2021, 10:05

Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәрнең социаль учреждениеләре эше нәтиҗәләре турында фикер алышты

Утырышта мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе сайланды.

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Кичә Ратушада Казан шәһәре Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шулай ук структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәгариф учреждениеләренең гадәти эш форматына әйләнеп кайтулары һәм яңа максатларга, яңа җиңүләргә барулары турында сөйләде. Мәгариф системасында федераль проектларны гамәлгә ашыру, мәктәп ашханәләрендә туклану сыйфатын яхшырту, кадрлар потенциалын үстерү актуаль бурычлар булып кала.

Узган елда мәдәният өлкәсендә төп казаныш шәһәрнең барлык алты эре ял үзәкләренә капиталь ремонт ясау булды, дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Шулай итеп, музыкаль һәм сәнгать белеменең классик системасы сакланып калган, инфраструктураны җиһазлау һәм уку биналарын ремонтлау эшләре алып барыла.

Утырышта шулай ук Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов чыгыш ясады. Ул яшьләр оешмалары активистларының уңышларын билгеләде – бөтенроссия һәм республика грантлары хисабына алар 68 миллион сумнан артык акча алды. Айрат Фәизов искәртеп узганча, коронавирус пандемиясе вакытында волонтерлар эшенә аерым игътибар бирелгән. Эпидемиологик хәл Казанда, гадәттәгедән бер айга соңрак, 1-нче июльдән башланган балалар сәламәтләндерү кампаниясенә дә төзәтмәләр кертте. 2020 елның 1-нче июленнән 31-нче декабренә кадәр шәһәр программасы буенча җәйге ял төрле профильле һәм милек формасындагы сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял иткән балаларның гомуми саны 40 мең кешегә җитте.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сүзләренә караганда, ике юнәлеш төп булып кала: шәһәрнең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру һәм югары казанышлар спортын үстерү. ГТО комплексын үстерүгә зур игътибар бирелде, һәм бу юнәлеш катнашучыларны мотивацияләү буенча өстәмә көч таләп итә, дип ассызыклады Альберт Салихов. Шәһәрдә ишегалды спортын үстерү дәвам итә, спортның төп төрләре буенча тренерлар советлары төзү һәм җыелма командалар булдыру эше алып барыла.

Шәһәрдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында доклад белән Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, быелгы ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Агымдагы елның гыйнварында шәһәр чаралары планы расланды, хәзерге вакытта аларны гамәлгә ашыруны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары билгеләнә.

Депутатлар Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хисаплары турында җентекләп фикер алыштылар һәм алга таба багланышлар юлларын билгеләделәр. Депутат Илгиз Фәхриев социаль өлкәдәге проблемаларны хәл итү буенча эш төркемнәре булдырырга тәкъдим итте. Тәкъдим депутатлар тарафыннан хупланды.

Утырышта шулай ук Казан шәһәр Думасы һәм Казан башкарма комитетының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды. Моннан тыш, депутатлар Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисен яңадан сайладылар, ул Зөһрә Нигъмәтуллина булды. Исегезгә төшерәбез, элек бу вазыйфаны Гүзәл Сәгыйтова биләгән иде, 15-нче февральдән ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

Барлык яңалыклар