Даниел Маринов Каһирә шәһәрендә спорт гимнастикасы буенча Дөнья кубогының IV этабында алтын медаль яулады

Фото Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан тәкъдим ителде

«Первая» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Даниел Маринов спорт гимнастикасы буенча Дөнья кубогының IV этабы финалында алтын медаль алды. Спортчы «ирекле күнегүләр» дисциплинасында үзенең осталыгын күрсәтте. Ярышлар 5 һәм 6 апрельдә Каһирә шәһәрендә (Мисыр) узды.

Дөнья кубогының IV этабында 30 илдән 70 спортчы чыгыш ясады. Спортчылар өчен ярышлар алты этапта әзерләнгән. Бишенче этап 9–12 апрель көннәрендә Осиек шәһәрендә (Хорватия) узачак, ә йомгаклау этабы 15–18 майда Дохада (Катар) булачак.

Даниел Маринов Радик Курмангалин һәм Мария Синцова җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның җәядән ату осталары 28–31 мартта Шанхай хезмәттәшлек оешмасы тарафыннан «Нәүрүз–2026» фестивале кысаларында Хуҗанд шәһәрендә (Таҗикстан) уздырылган халыкара турнирда дүрт медаль яулады. Россия җыелма командасы ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза алды. Әлеге ярышларда Казан шәһәре Россиянең бердәнбер вәкиле буларак катнашты.

2026-04-06T15:01:43+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.