Белгечләр белән очрашуга эләгү өчен (843) 238-60-62, 238-18-41 телефон номерлары буенча алдан язылырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Казан эшмәкәрләр өчен Бөтенроссия ачык ишекләр көненә кушылачак. 20-нче июньдә бушлай консультацияне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә алырга мөмкин булачак.
Белгечләр белән очрашуга эләгү өчен (843) 238-60-62, 238-18-41 телефон номерлары буенча алдан язылырга кирәк. Шалтыратулар эш көннәрендә 13-нче июньнән 19-нчы июньгә чаклы 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (төшке ашка бүленү: 12.00 - 12.45). Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.
Казан эшкуарлары идарәсендә 20-нче июньдә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча көтеп калабыз: Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а. Кабул итү шулай ук республиканың төрле районнарындагы 12 территориаль бүлектә дә алып барылачак, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.