Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2019, 16:38

Татарстанның 1,5 мең үзмәшгуле күпфункцияле үзәкләрдә ярдәм алды

Бу статуста республикада 10 меңнән артык кеше теркәлгән инде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Күпфункцияле үзәк офисларында республиканың 1,5 мең үзмәшгуль кешесе консультация ярдәме алды. Шуларның 90-ы үзмәшгуль сыйфатында күпфункцияле үзәкнең үзендә теркәлгән.

Үзмәшгуль статусын алу өчен офисларда кунак компьютерлар урнаштырылган, аларны Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен кулланырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, үзмәшгуль булу өчен салым түләүче буларак исәпкә басарга кирәк. Моны «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә, ул әлеге максатлар өчен махсус эшләнгән, шулай ук күпфункцияле үзәк офисларында эшләргә була. Күпфункцияле үзәктә үзмәшгуль сыйфатында теркәлү процедурасын узганда махсус теркәлү формасын тутыру өчен паспортның үзегез белән булуы кирәк. Шулай ук кесә телефоны ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә фото ясарга кирәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталында.

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә үзмәшгульләр сыйфатында барлыгы 10 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 3804-е Казанда эшли.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россия Федерациясенең өч субъекты (Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре) белән беррәттән яңа махсус салым режимы – һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот проектында катнаша. Проектта үзмәшгуль гражданнар ирекле катнаша. Шәхси эшмәкәрләр дә, физик затлар да үзмәшгуль буларак теркәлә ала. Яңа статуста алар сизелерлек өстенлекләр бирә торган махсус салым режимында эшләячәк.

Барлык яңалыклар