Картинаны төшерү республиканың Балык Бистәсе һәм Биектау районнарында узды
Татарстан башкаласында иртәгә, 1 майда, «Танкист» фильмының премьерасы булачак. Картина Казан кинокомпанияләренең берсе Казан Суворов хәрби училищесы киностудиясе белән берлектә төшерелгән.
Фильм Александр Твардовскийның «Рассказ танкиста» («Был трудный бой…») шигыре мотивлары буенча төшерелгән. Тамашачылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында гына түгел, сугыштан соңгы елларда геройлар – малай һәм танкист язмышы белән дә таныша алачак.
Күргәзмә алдыннан актерлар һәм фильмны иҗат итүчеләр белән очрашу оештырылачак. Төп рольне Дмитрий Смирнов башкара. Актер «Диверсант. Идеальный штурм», «Нюрнберг» кебек картиналар буенча таныш. Рольләрне училищеда тәрбияләнүчеләр дә башкарды.
«Танкист» фильмының генераль продюсеры Роман Королев, ә режиссеры Елизавета Киселева булды. Төшерүләр республиканың Балык Бистәсе һәм Биектау районнарында узды.
Күрсәтүгә шәһәр халкы бушлай килә ала, сылтама буенча теркәлү кирәк. Башлана – 13:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.