В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларның уртача яше – 36, һәр бишенчесе Казанга күченергә теләүче чит шәһәр вәкиле
Денис Гордийко фотосы
Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итү тәмамланды. 5 ноябрьдән Казан Башкарма комитеты адресына 275 анкета килгән.
Хәзер һәр кандидатка кадрлар тарафыннан бәя биреләчәк. Киләсе атнада урынга килеп очрашулар башланачак. Аннары бәйгедә катнашучыларны финал этабы көтә. Финалда, конкурста катнашучылар иң яхшы кандидатны сайлап алачак Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге Эксперт советы каршында үз стратегияләрен тәкъдим итәчәк.
Алынган гаризаларның 74 проценты Казанга туры килә. Әмма бәйгедә катнашучыларның географиясе Татарстан белән генә чикләнми. Анкеталарның 15 проценты Россиянең башка шәһәрләреннән: Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан, Пензадан, Самарадан килгән. Кайбер гаризалар Себер шәһәрләре – Омск, Новосибирск, Нижневартовсктан юлланган. Исемлектә шулай ук Урал шәһәрләреннән – Магнитогорск, Екатеринбург, Пермь шәһәрләреннән алынган гаризалар да бар. Владивостоктан юлланган гариза иң ерактан килгәне булып санала. Уфадан 10 анкета җибәрелгән.
Эш эзләүчеләрнең эшчәнлек өлкәсе шулай ук төрле. Гаризалар яшьләр оешмасы лидерларыннан, Россия тимер юллары, «Россия вертолетлары», «Сибур», «Газпром», «Алабуга», банк өлкәсе, төзелеш юнәлешендә эшләүче затлардан, шулай ук шәхси бизнес вәкилләреннән алынган.
Бәйгедә катнашучы чит шәһәр вәкилләре Казанда үз-үзләрен һөнәри яктан камилләштерү, күңелле ял һәм бәхетле тормыш өчен шартлар булдыру мөмкинлеге зур икәнен аңлап, башкалага күченергә тели.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына ачык конкурс Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча игълан ителде. Катнашучыларга анкета тутырырга һәм Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә кагылышлы, үз күзаллауларына нигезләнгән презентация әзерләргә кирәк.
Студент яшьләр, иҗтимагый оешмалар, бергәлекләр һәм хәрәкәтләр белән багланышлар урнаштыру лидерның бурычлары булып тора. Эшчәнлекнең төп юнәлеше патриотик тәрбия программаларын гамәлгә ашыру һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү белән бәйле.
Конкурс нигезендә сайлап алу шартлары буенча дәгъвачының югары белеме, муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлеге, әзерлек юнәлеше буенча эш стажы кимендә 1 ел булырга тиеш. Моннан тыш, җитәкче буласы затның муниципаль хезмәт турындагы закон һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш таләпләренә туры килүе мөһим.
Элегрәк Казан мэриясе эре предприятиеләр арасында Россиянең иң яхшы 50 эш бирүчесе исемлегенә кергән иде. Казан командасы Татарстанда эш бирүчеләр арасында беренче булды.