В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу чорда Киров һәм Мәскәү районнарында 63 түбә тәртипкә китерелгән
Фотоны торак-коммуналь хуҗалык комитеты тәкъдим итте
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 32 түбә чистартылган. Вахитов һәм Идел буе районнарында – 45 түбә. Киров һәм Мәскәү районнарында – 63 түбә – тәүлек эчендә иң югары күрсәткеч. Совет районында 29 түбә тәртипкә китерелде.

Шулай ук ишегалды территорияләрен җыештыру бара. Бер тәүлектә 4177 ишегалдының 2559ында эшләр башкарылган, бу планның 61% ын тәшкил итә. Иң яхшы күрсәткечләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында теркәлгән, анда 696 ишегалды (80%) чистартылган. Киров һәм Мәскәү районнарында күрсәткеч – 631, Совет районында – 768, ә Вахитов һәм Идел буе районнарында – 464.