Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2025, 18:00

Казанда 2025-2026 елларда ягып җылыту сезоны башлана

Дүшәмбедән Илсур Метшин боерыгы буенча йортларга җылы бирә башлаячаклар, 25 социаль объект вакытыннан алда ягып җылытыла башлаган

Синоптиклар фаразлавынча, 2025 елның 24 сентябреннән 29 сентябренә кадәр 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8,5 градус булачак, бу +8 градус нормадан югарырак. Әмма, төннәр инде шактый салкын булу һәм социаль учреждение җитәкчеләреннән җылылыкны вакытыннан алда бирү турында гаризалар алыну сәбәпле, Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә 29 сентябрьдән ягып җылыту сезонын башлап җибәрергә кушты.

Татарстан башкаласында 5562 күпфатирлы йорт һәм 876 социаль объект, шул исәптән 656 мәгариф һәм 110 сәламәтлек саклау объекты үзәкләштерелгән җылылык хезмәтеннән файдаланачак. Кулланучыларга һәм җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларга җылылык режимын җайга салырга ике – өч атна вакыт кирәк булачак.

Учреждение җитәкчеләренең гаризалары нигезендә 22 сентябрьдән 17 мәгариф һәм 8 сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелгән.

Җылылык, җылылык белән тәэмин итә торган 25 оешма һәм 16 җылылык челтәре оешмасы, «Казэнерго»ның 126 котельнясы, 59 ведомство котельнясы (39 аерым һәм 20 түбәле), шулай ук 3 ТЭЦ һәм 3 район котельнясы («Азино», «Горки», «Савиново») тарафыннан биреләчәк.

Җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәре оешмалары 2025-2026 еллар кышына әзерлек паспортын 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча, Казан муниципаль берәмлеге исә 15 ноябрьдән дә соңга калмыйча алырга тиеш. Барлык йортларны җылылык белән тәэмин итү эшләре ике атнага якын вакытны алачак.

Барлык яңалыклар