Узган ел нәтиҗәләре буенча бюджет үтәлеше турында Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Узган елда Казан бюджетының чыгымнары 26 млрд 313 млн. сум тәшкил иткән. Шуның 18 млрд 19 млн сумы - 70%-ка якыны - шәһәрнең социаль өлкәсен үстерүгә җибәрелгән. Бүген Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышында шәһәр бюджетының узган елгы үтәлеше турында фикер алыштылар.
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 14-нче мартта бюджет проекты Документлар җыентыгында басылып чыккан, ә 29-нчы мартта аның буенча ачык тыңлаулар узган.
2018 елда бюджет үтәлешенең йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан шактый артып китте. Бюджетта расланган 21 млрд 608 млн. сум булса, керемнәр буенча үтәлеш 27 млрд. 58 млн. сум тәшкил иткән. Кабул ителгән һәм үтәлгән бюджет арасында аерма - 5,5 млрд. сумга якын, шуларның 2 млрд.182 млн. сумы – үз керемнәре һәм 3 млрд. 268 млн. сумы – Югары бюджетлардан түләүсез керемнәр.
2018 ел бюджетын үтәү нәтиҗәләре буенча салымга бәйле һәм салымга нигезләнмәгән керемнәр күләме 16 млрд. 213 млн. сум тәшкил итте. Бюджетны барлыкка китерә торган төп чыганаклар – физик затлар кеременә салынган салым – 5,5 млрд сум, җир салымы – 3,7 млрд сум, җыелма керемгә салым – 2,5 млрд сум, физик затлар милкенә салым һәм башка салымнар.
Салымга нигезләнмәгән керемнәр күләме 3,4 млрд. сум тәшкил итте. «2017 ел белән чагыштырганда шәһәр бюджетына үз керемнәренең җыелма үсеше 2 млрд сумнан бераз артыграк сумманы тәшкил итте һәм нигездә дүрт чыганак буенча керемнәрне арттыру хисабына формалаштырылды: Физик затлар кеременә салым, рекламадан керемнәр, салым салуның гадиләштерелгән системасыннан һәм җир салымнарыннан керемнәр», - дип аңлатты ул һәм 2018 елда салымга бәйле һәм салымга нигезләнмәгән керемнәр күләме буенча Казан – миллионлы 14 шәһәр арасында өченче урында тора, дип өстәде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 3 позициягә югарырак.
Бюджетның керем өлешенең икенче мөһим компоненты - башка дәрәҗәдәге бюджетлардан түләүсез кергән керемнәр. Бюджетара трансфертлар керемнәрнең гомуми күләменнән 40%-ын тәшкил иткән. 2018 елда түләүсез файдалануга 11 млрд 154 млн сум кабул ителгән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 29%-ка артыграк. Өстәмә кертемнәр башлангыч планга 3,3 млрд сум тәшкил иткән. Барлык трансфертлар да максатчан юнәлеш алды.
Чыгымнарның гомуми күләме 26 млрд. 312,6 млн. сум тәшкил иткән. Традицион рәвештә иң зур чагыштырма авырлык - 68,5% – социаль-мәдәни өлкә тармагына туры килә. Мәгариф бүлеге буенча чыгымнар 14 млрд 763 млн сум тәшкил иткән. 2017 ел белән чагыштырганда, алар 10%-ка арткан.
Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем алуга чыгымнар 4 млрд 893 млн сум тәшкил иткән, гомуми белем алуга – 6 млрд 860 млн сум, өстәмә белем алуга – 2 млрд 168 млн сум.
Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга 455 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән, шуларның 176 млн сумы – ремонт эшләренә, 187 млн сумы – җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга, 92 млн сумы – янгынга каршы чараларга.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә бюджет чыгымнары 552 млн. сум тәшкил иткән. 2017 ел белән чагыштырганда, алар 11%-ка арткан.Чыгымнарның төп өлеше учреждениеләрне тотуга һәм балаларның ялын оештыруга юнәлдерелгән.
«Мәдәният» бүлеге буенча чыгымнарга 1 млрд сумнан артык акча җибәрелгән, шуның 766 млн сумы– учреждениеләрне тотуга, 256 млн сумы – шәһәркүләм чаралар үткәрүгә, шулай ук «Россия – минем тарихым» тарихи паркы эшчәнлеген тәэмин итүгә 43 млн сум бүлеп бирелгән. 2017 ел белән чагыштырганда Казанның мәдәният учреждениеләрен тотуга чыгымнар 325 млн сумга яки 44%-ка арткан. «Хезмәткәрләр хезмәте өчен түләү чыгымнары 78 млн сумга арткан, бу исә минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга бәйле. Чыгымнарның артуы шулай ук мәдәният учреждениеләре челтәрен киңәйтү белән дә бәйле», - дип сөйләде Финанс идарәсе башлыгы.
«Физик культура һәм спорт» бүлеге чыгымнары өчен 470 млн сум акча тотылган. Чыгымнарның гомуми күләменнән 448 млн. сум - физкультура һәм спорт учреждениеләре челтәрен карап тотуга, аларның матди-техник базасын ныгытуга киткән чыгымнар.
Социаль сәясәт буенча чыгымнар 1 млрд. 141 млн. сум тәшкил иткән. Әлеге акчалар гражданнарның ташламалы категорияләрен җәмәгать транспортында йөртүне тәэмин итүгә – 630 млн.сум, аерым категория укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә – 280 млн. сумга якын - җибәрелгән. Шулай ук 193,7 млн сум мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвен өстәмә компенсацияләүгә юнәлдерелгән. Бу социаль ярдәм төре 15 мең гражданга бирелде, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, югарыдагы бюджет акчалары хисабына яшь гаиләләргә 28 млн. сум күләмендә торак сатып алу өчен субсидияләр бүлеп бирелде, бу 30 яшь гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга шәһәр бюджетыннан 8,4 млн.сум өстәмә түләү каралган иде.
Гомумдәүләт мәсьәләләрен гамәлгә ашыру өчен бюджет чыгымнары 2 млрд 651 млн 700 мең сум тәшкил иткән. Алар идарә аппаратын һәм муниципаль казна учреждениеләрен тотуны, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүне, шулай ук суд дәгъвалары буенча бурычларны түләүне һәм башка чыгымнарны үз эченә ала.
Төзекләндерү өчен чыгымнар күләме 3 млрд. 44 млн. сум тәшкил иткән, шуларның яртысыннан артыгы, ягъни 1 млрд.837 млн. сумы юлларны һәм юл инфраструктурасын карап тотуга юнәлдерелгән.
Шулай ук бюджет акчалары хисабына урам утлары, яшеллек утыртылган объектларны карап тотуга һәм ремонтлауга, каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм утильләштерүгә, шәһәрнең Яңа ел бизәлешенә һәм башка төзекләндерү объектларына тотылган чыгымнар керде.
Шәһәрнең торак хуҗалыгын финанслауга 838 млн сум җибәрелгән, шуларның 599 млн сумы – Торак фондын капиталь ремонтлауга, 238 млн сумы – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә, 1,4 млн сумы – Торак фондын агымдагы карап тотуга һәм ремонтлауга юнәлдерелгән. Коммуналь хуҗалыкны финанслауга 424,5 млн сум бүлеп бирелгән, шуларның 423 млн сумы – канализация биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә һәм халыкның ташламалы категорияләрен банк хезмәтләре белән тәэмин итүгә 1,5 млн сум җибәрелгән.
«Транспорт» бүлеге буенча чыгымнар 514 млн сум тәшкил иткән, шуның 293 млн сумы – газ-мотор ягулыгында эшләүче автобусларны сатып алу чыгымнары, 188 млн сумы – шәһәр электр транспорты белән пассажирлар йөртүгә җайга салынулы тариф куллану белән бәйле алынмаган табышларны каплауга, шулай ук 33 млн сумы - футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында киткән чыгымнар.
«Милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлеге буенча эшләрнең үтәлеше 331 млн 700 мең сум тәшкил иткән.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлеге буенча чыгымнар 47,4 млн сум тәшкил иткән, шуларның иң зурысы - Самосырово чүплеген рекультивацияләү чаралары комплексын үткәрү, шулай ук чистарту корылмаларын һәм насос станцияләрен тоту. «Шулай ук шәһәр бюджетыннан муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү, караучысыз хайваннарны аулау, шулай ук башка чыгымнар гамәлгә ашырылды», - дип өстәде спикер.
Доклад буенча эксперт бәяләмәсе белән Казанның Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда социаль әһәмияткә ия булган барлык әһәмиятле чыгымнар да тулысынча финансланган.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова узган ел шәһәр бюджеты тулы күләмдә үтәлгәнен билгеләп үтте. «Республика бюджетыннан шактый акча җәлеп ителде, беренче чиратта – иң мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүгә. Бу юлларны капиталь ремонтлау да, ишегалларын төзекләндерү дә, социаль өлкәдәге учреждениеләрне ремонтлау да, - диде ул. - Без социаль ярдәмнең барлык чараларын да саклап кала алдык, шәһәрнең бер генә социаль-икътисади үсеш программасы да ябылмады».
Депутатлар Финанс идарәсе башлыгы докладын хупладылар һәм 2018 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапны кабул итү өчен тавыш бирделәр.