Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Казанда транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.
7 майда 16:00 дан 23:30 га кадәр тулысынча ябылачак:
Мәскәү һәм Сәет-галиев урамнары арасындагы юл;
Кремль яр буе урамыннан Ташаяк урамына кадәр юл участогында цирк белән Үзәк стадион арасында йөрү, шул исәптән муниципаль парковка;
«Үзәк» стадионы һәм Цирк каршындагы мәйдан;
Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр юл участогында;
Декабристлар урамында, Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр һәм Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр юл участокларында;
Кремль яр буе урамында;
Коротченко урамында, Ташаяк урамыннан Яхин урамына кадәр юл участогында;
Сул Болак урамы, Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр юл участогында;
Уң Болак урамы, Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр;
Ташаяк урамы, Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр юл участогында.
5 майның 19:00 дан 9 майның 11:00 гә кадәр Х.Такташ урамындагы 99 нчы йорттан алып Н.Назарбаев урамына кадәрге участокта ике якка да юл ябылачак.
7 майда 00:00 дан 17:00 гә кадәр Театр урамы буенча, Большая Красная урамыннан Дзержинский урамына кадәр юл участогында, шулай ук Ирек мәйданы ябылачак.
7 майдан 11 майга кадәр «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге урау юл ябылачак.
8 майның 16:30 дан 10 майның 8:00 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча юллар ябылачак:
Мәскәү һәм Сәет-галиев урамнары арасындагы юл;
Кремль яр буе урамыннан Ташаяк урамына кадәр юл участогында цирк белән Үзәк стадион арасында йөрү, шул исәптән муниципаль парковка;
«Үзәк» стадионы һәм Цирк каршындагы мәйдан;
Меңьеллык мәйданы, шул исәптән Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр юл участогында;
Декабристлар урамы, Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр һәм Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр юл участокларында;
М.Җәлил урамында;
Кремль яр буе урамында;
Коротченко урамы, Ташаяк урамыннан Яхин урамына кадәр юл участогында;
Сул Болак урамы, Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр юл участогында;
К.Нәҗми урамы буйлап;
Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәрге участокта;
Уң Болак урамы буенча, Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр;
Ташаяк урамы буйлап, Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр юл участогында;
цирк белән Үзәк стадион арасында йөрү.
8 майның 18:00 дән 10 майның 03:00 кә кадәр машина йөрү өлеше Бондаренко урамында, Ямашев проспектыннан Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә, шулай ук Волгоград урамында Бондаренко урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә ябык булачак.
9 майда 8:00 дән 12:00 гә кадәр чикләү Юдино бистәсендәге кайбер урамнарга кагылачак, алар арасында Революция урамындагы 16 нчы йорттан (1 нче корп.) Ильич урамына кадәр һәм Ильич урамы буйлап 19/43 нче йорттан Лейтенант Красиков урамына кадәр, шулай ук Лейтенант Красиков урамы буенча 5/34 нче йорттан Бирюзовая урамы буенча 3 нче йортка кадәр юл участокларында кертеләчәк.
9 майда 7:00 дән 23:00 гә кадәр Ямашев проспектында (Мусин урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә) машина йөрү өлеше ябылачак.
9 майда 8:30 дан 17:00 гә кадәр түбәндәге урамнар буенча юллар ябылачак:
Большая Красная урамында (Толстой урамыннан Лобачевский урамына кадәр);
Гоголь урамы буенча, Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр юл участогында;
М.Җәлил урамында;
Жуковский урамы буйлап (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр);
Кремль урамында, Лобачевский урамыннан Университет урамына кадәр, шулай ук Лобачевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр юл участокларында;
Лобачевский урамы буйлап (Большая Красная урамыннан Кремль урамына кадәр)
К.Маркс урамында (Горький урамыннан Лобачевский урамына кадәр);
Мөштәри урамында (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр)
К.Нәҗми урамында;
Пушкин урамы буйлап (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр);
Профессор Нужин урамында (Университет урамыннан Пушкин урамына кадәр);
Толстой урамында (Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр);
Театр урамы (Большая Красная урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр);
Университет урамы (Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр);
9 Майда 19:00 дан 23:00 кә кадәр Сибгат Хәким урамы ябылачак (Декабристлар урамыннан Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә).
9 майда транспорт эше көчәйтелгән режимда
оештырылачак. Уңайлылык өчен, салют беткәч, җәмәгать транспорты
тапшырылачак.