Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2019, 11:51

Казанда ачык тыңлауларда 2020-2022 елларга шәһәр бюджеты проектын тәкъдим иттеләр

Документ проекты соңгы мәртәбә декабрь аенда Казан шәһәре Думасы сессиясендә каралачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Казан бюджеты проектын Мәгариф хезмәткәрләре Йортында узган ачык тыңлауларда тәкъдим иттеләр. Чарада шәһәр халкы, Казан шәһәре Думасы депутатлары, шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре катнашты. Проект нигезендә, 2020 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 24 млрд 964 млн сум тәшкил итәчәк. Шәһәр бюджетының 2021 елга - 25 млрд 59 млн, 2022 елга 25 млрд 309 млн сум күләмендә планлаштырылган. Документ проекты соңгы мәртәбә декабрь аенда Казан шәһәре Думасы сессиясендә каралачак.

Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин, ачык тыңлауларны ачып, әлеге проектның Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында 24-нче октябрьдә басылып чыгуын, шәһәр халкының документ белән танышу мөмкинлеге булуын искәртте.

2019 елда һәм киләсе елларда эшсезлек 0,64%-тан артмаячак

Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Казанның социаль-икътисади үсеше фаразлары турында сөйләде. Ул агымдагы елның 9 аенда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен анализлау нигезендә Россия, Татарстан икътисады үсешенең сценар шартларын исәпкә алып эшләнгән. Спикер хәбәр иткәнчә, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда кулланучылар бәяләре индексы 104,5% тәшкил иткән. «Ел нәтиҗәләре буенча уртача алганда инфляция якынча 5% дәрәҗәсендә көтелә, бу агымдагы елга куелган фараз кысаларына сыеша. Уртача вакытка исәпләнгән перспективада инфляция ел саен 4% дәрәҗәсендә көтелә», - диде ул.

2019 елда сәнәгать җитештерүе үсеше 100% дәрәҗәсендә бәяләнә. Локомотивлар буларак химик җитештерү, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, компьютерлар, электрон һәм оптик, резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү тора. Моннан тыш, азык-төлек һәм туклану продуктлары җитештерү дә зур темплар күрсәтә, дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов. Уртача вакытка исәпләнгән перспективада сәнәгать җитештерүе үсешенең уртача темпы 2% чикләрендә көтелә.

«Предприятиеләрнең тотрыклы үсешендә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим фактор – шәһәребез икътисадына инвестицияләр җәлеп итү. Казанда инвестиция эшчәнлеген тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудырылган. Бәяләү буенча 2019 елда предприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр күләме 205,9 млрд сум тәшкил итәчәк. 2020 елда фаразланган инвестицияләр күләме – 229,2 млрд.сум, 2021 елда – 253,8, 2022 елда – 279,2 млрд сум», - дип хәбәр итте докладчы.

Казан кулланучылар базарының гомуми торышы азык-төлек һәм азык-төлеккә карамаган товарлар белән тәэмин ителешнең югары дәрәҗәдә булуы белән характерлана. 2019 елның 9 аенда шәһәрнең ваклап сату әйләнеше 400 млрд.сум тәшкил итте, ул уртача динамиканы күрсәтәчәк, күләмнәр үсеше ел саен 2,5% чикләрендә сакланачак.

А.Вәлиәхмәтов ассызыклаганча, тормыш дәрәҗәсенең төп күрсәткечләренең берсе – ул хезмәт хакы. Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча ул 45063 сум тәшкил иткән һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,7%-ка арткан. «Икътисад тармакларын үстерү айлык хезмәт хакының ел саен артуын фаразларга мөмкинлек бирә. Икътисади үсешкә уңай йогынты ясый торган төп факторларның берсе - хезмәт базары торышын яхшырту. Бәяләү буенча 2019 елда һәм киләсе елларда эшсезлек 0,64%-тан артмаячак», - дип өстәде спикер.

«Төп максат булып бюджет тотрыклылыгын саклап калу кала»

Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, шәһәр бюджеты 2020 елга гамәлдәге салым һәм бюджет законнарын, агымдагы ел бюджеты үтәлешен, 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын, шулай ук шәһәрнең социаль-икътисади үсеш фаразын исәпкә алып төзелгән. Барлык кушымталар белән карар проекты шәһәр Башкарма комитеты сайтында ачык рәвештә урнаштырылган иде, теләгән һәркем аның белән таныша алды, дип билгеләп үтте ул.

Докладчы агымдагы ел бюджеты үтәлеше турында сөйләде. 9 айда салымга бәйле һәм салымга бәйле булмаган керемнәр 11 млрд 168 млн сум күләмендә кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 302 млн сумга күбрәк. «Якындагы өч елда Казанның салым һәм бюджет сәясәтенең төп максаты - бюджет тотрыклылыгын саклау, шәһәр бюджетына тиешле күләмдә керем алу, алдан фаразланган салым системасын булдыру», - дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин.

Соңгы елларда физик затлар кеременә салымның чагыштырма күләме арта

«Бюджетның керем өлеше 24 млрд.964 млн. сум күләмендә фаразланган, бу 2019 елга расланган бюджеттан 1 млрд 941 млн сумга күбрәк. Салымга бәйле һәм салымга бәйле булмаган керемнәрнең гомуми күләме 15 млрд 888 млн сум тәшкил итә, шуның 13 млрд 646 млн сумы салым керемнәренә һәм 2 млрд 232 млн сумы салымга бәйле булмаган керемнәргә туры килә. Бюджетара трансфертлар 9 млрд 86 млн сум күләмендә каралган. 2021 елга бюджет керемнәре 25 млрд 59,1 млн сум, 2022 елга - 25 млрд 309,2 млн сум күләмендә планлаштырыла», - дип хәбәр итте спикер һәм, физик затлар кеременә билгеләнгән салымнан һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүдән тыш, агымдагы елда гамәлдә булган салым ставкалары һәм түләүләр нормативлары сакланачак, дип өстәде.

Ирек Мөхәммәтшин Казан бюджетының салым керемнәренең төп чыганаклары булып елдагыча физик затлар кеременә салым, җир салымы һәм җыелма керемгә салым кала бирә, алар бюджет салым керемнәренең 91%-ын тәшкил итә, дип белдерде. Физик затлар кеременә салым элеккечә иң күләмлесе булып кала – соңгы елларда аның чагыштырмача күләме арта һәм киләсе елга планлаштырылган барлык салым керемнәренең 43%-ы аның өлешенә туры килә. Аның шәһәр бюджетына 2020 елга 5 млрд. 881 млн. сум күләмендә керүе фаразлана.

Җир салымы - икенче зур керем чыганагы. Бу җирле салым, ул тулысынча шәһәр бюджетына күчерелә. 2020 елга фараз 3 млрд 501 млн сум тәшкил итә. Гомуми керемгә салымнар - кече бизнес салымнары буенча - 2 млрд 952 млн сум булыр, дип фаразлана. Бюджетның эре керем чыганагы булып физик затлар милкенә билгеләнгән салым тора – салым керемнәренең фаразы 975 млн сум күләмендә бәяләнә. Шулай ук шәһәр бюджетына 337 млн сум күләмендә башка салым керемнәренең керүе планлаштырыла.

2020 елга шәһәр бюджетына салымга бәйле булмаган керемнәр 2 млрд 232 млн сум тәшкил итә. Алар муниципаль милектәге мөлкәтне файдаланудан 1 млрд 579 млн сум күләмендәге керемне үз эченә ала, дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.

«Шәһәр бюджетының эре керем чыганагы булып бюджетара трансфертлар тора. 2020 елга бюджет проектында аларның килүе 9 млрд 86 млн сум күләмендә фаразлана, бу агымдагы елның расланган бюджеты дәрәҗәсеннән 15,2%-ка артык. Түләүсез керемнәрнең күләмен арттыру мәгарифкә субвенцияләрнең артуы белән бәйле», - дип ассызыклады докладчы.

Социаль-мәдәни өлкәгә киткән чыгымнарның 77%-ын хезмәт өчен түләү чыгымнары тәшкил итә

2020 елга Казан бюджетының чыгым өлеше 24 млрд 964 млн сум күләмендә формалаштырылган. «Шунысын да билгеләп үтәсем килә, шәһәр бюджеты чыгымнарының фаразланган күрсәткечләрен формалаштыру этабында, агымдагы ел белән чагыштырганда, 491,3 млн сумга өстәмә чыгымнар кертелгән иде», - диде Ирек Мөхәммәтшин. 219,7 млн сум – парклар һәм скверларны тотуга, 139 млн сум – аерым категория мәктәп укучыларын ташламалы тукландыруга, 56,6 млн сум – яктырту объектларының электр энергиясе өчен түләүгә, 41 млн сум – аз түләнә торган мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренә ата-аналар түләве өлешен компенсацияләүгә, 35 млн сум - яңгыр канализациясен тотуга тотылачак.

Спикер билгеләп үткәнчә, шәһәр бюджеты чыгымнарының 87,7%-ы 7 дәүләт һәм 15 муниципаль программа кысаларында формалаштырылган. Шул ук вакытта, узган еллардагы кебек үк, чыгымнарның иң зур өлеше – 77,2% – социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. 2020 елда ул – 19 млрд 269,2 млн сум, 2021 елда - 18 млрд 817,5 млн сум, ә 2022 елда - 18 млрд 879,7 млн сум тәшкил итәчәк. 2019 ел белән чагыштырганда, чыгымнар үсеше 1 млрд 699 млн сум тәшкил итәчәк.

«Социаль-мәдәни өлкәгә киткән чыгымнарның гомуми күләмендә 77%-ны хезмәт өчен түләү чыгымнары тәшкил итә. 2020 елга хезмәт хакына чыгымнар 13 млрд 556 млн сум күләмендә каралган, бу агымдагы ел күрсәткечләреннән 600 млн сумга артыграк. Моннан тыш, хезмәт хакын түләүгә балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве акчасы да тотыла. Россия Федерациясе Президентының май ае указларын гамәлгә ашыру һәм 2020 елда минималь хезмәт хакы күләмен арттыру кысаларында 587,3 млн сум каралган, шуларның 192,3 млн сумы республика бюджетыннан субвенцияләр исәбенә», – дип аңлатты Финанс идарәсе башлыгы.

Чыгымнарда иң зур бүлеккә 15 млрд сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла

Узган еллардагы кебек үк, бюджет чыгымнарында «Мәгариф» иң зур бүлек булып кала, дип билгеләп үтте докладчы. Моңа 15 млрд сумнан артык акча юнәлдерү күздә тотыла, бу 74 мең баланы мәктәпкәчә белем белән тәэмин итәргә, 134 мең укучыны гомуми белем белән, 80 мең баланы өстәмә белем белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Яшьләр сәясәтенә 563 млн сум каралган. «Әлеге бүлек буенча чыгымнар арту шәһәрнең яңа торак комплексларында һәм Машина төзүчеләр мәдәният йортында яшүсмерләр клубларының яңа челтәрен гамәлгә кертү, шулай ук каникул вакытында балаларның ялын оештыруга чыгымнарны кертү хисабына булды», - дип аңлатты И.Мөхәммәтшин.

«Мәдәният» бүлеге буенча чыгымнар – китапханә хезмәтен күрсәтүгә һәм халыкның ялын оештыруга, шулай ук шәһәр халкын мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итүгә - 842 млн сум күләмендә карала.

Шулай ук Казан бюджеты проектында Парклар һәм скверлар дирекциясе эшчәнлеген оештыруга 130 млн сум акча исәпләнгән, бу исә иҗтимагый киңлекләрне тиешле халәттә тотарга мөмкинлек бирәчәк. «Тулаем алганда, паркларны һәм скверларны тотуга чыгымнар Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 80 млн сумнан 300 млн сумга кадәр арттырылды», – дип ассызыклады спикер.

Бюджет чыгымнары «Социаль сәясәт» бүлеге буенча – 1 млрд 658 млн сум, «Физик культура һәм спорт» бүлегенә – 1 млрд 17 млн сум, «Сәламәтлек саклау»га - 20 млн сум планлаштырыла.

«Бюджетның башка чыгымнары турында сөйләгәндә, шуны билгеләп үтәсем килә, аларның күләме 5 млрд 695 млн сум тәшкил итә. Монда гомумдәүләт мәсьәләләре, милли икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге, әйләнә – тирә мохитне саклау, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү кертелгән», - диде Ирек Мөхәммәтшин һәм шәһәр бюджеты проектында шулай ук Татарстан Республикасы бюджетына 32,8 млн сум күләмендә бюджетара субсидияләр күчерү чыгымнары да каралган, дип өстәде.

Керемнәр һәм чыгымнар буенча 2020 елга шәһәр бюджеты 24 млрд 964 млн сум тәшкил итәчәк

«2020 елга Казан бюджеты проекты күрсәткечләре эшләнде һәм бюджетның гомуми баланслылыгы принцибына җавап бирә. Югарыда әйтелгән параметрлардан чыгып, керемнәр һәм чыгымнар буенча 2020 елга шәһәр бюджеты 24 млрд 964 млн сум тәшкил итәчәк. 2021 елга шәһәр бюджеты– 25 млрд 59 млн сум, 2022 елга – 25 млрд 309 млн сум күләмендә планлаштырылган», - дип нәтиҗә ясады докладчы.

Чакырылган эксперт, икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университетының идарә институтының икътисад һәм финанслар кафедрасы профессоры Надия Сәгыйтова бюджет проектын анализлады. «Тәкъдим ителгән проект шәһәрнең вәкаләтләрен һәм чыгым йөкләмәләрен исәпкә алып формалаштырылды», – дип нәтиҗә ясады эксперт.

Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Шакиров салым керемнәрен арттыруга бәйле эксперт фикере белән кызыксынды. «Муниципалитетның салым керемнәренә йогынты ясарга вәкаләтләре юк», - диде Надия Сәгыйтова. Финанс идарәсе башлыгы, үз чиратында, бюджетны караганда икътисад үсеше темпларын суыту исәпкә алынды, дип өстәде. «Әгәр узган ел бюджетны 107,8% үсеш темпы белән кабул иткән булсак, быел үсеш темпы 104,9% дәрәҗәсендә салынган. Без физик затлар керемнәренә салым үсеше темпларының, җир салымының кимүен исәпкә алабыз», - диде ул.

Хәзер бюджет проекты Казан шәһәре Думасының даими комиссияләрендә фикер алышуга тапшырылачак. Барлык тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре буенча ул эшләнеп бетәчәк һәм Казан шәһәре Думасы сессиясенә чыгарылачак.

Фоторепортаж
Казанда 2020-2022 елларга шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды
Барлык яңалыклар