В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа карата «Административ җәзаны үтәүдән качу» маддәсе буенча беркетмә төзелгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Рейдны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хезмәткәрләре шәһәр административ комиссиясе һәм полиция вәкилләре белән бергә үткәргән.
Кулга алынган сувенирлар белән сәүдә итүче элегрәк законсыз коммерция эшчәнлеге өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган, әмма штраф түләү турындагы күрсәтмәләрне игътибарсыз калдырган. Аңа карата «Административ җәзаны үтәүдән качу» маддәсе буенча беркетмә төзелгән.
Суд хокук бозучыга 5 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә штрафларны карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәклеген искәрттеләр. Түләүләрдән явызларча качу ике тапкыр штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза бирүгә китерә.