Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2026, 09:47

«Бергә» инклюзия үзәгендә яңа үстерү һәм тернәкләндерү юнәлешләре ачылды

Канистерапия һәм хореография сәламәтлекләре чикле балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итү мөмкинлекләрен киңәйтә

Марат Мөгыйнов фотосы

«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы карамагындагы «Бергә» инклюзия үзәгендә сәламәтлекләре чикле балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа ике юнәлеш эшли башлады. Хәзер үзәктә канистерапия һәм хореография дәресләре уздырыла, шулай ук логопедия дәресләренә урыннар саны арттырылган.

Канистерапия төп юнәлешләрнең берсе булып кала – әлеге ысул махсус өйрәтелгән терапевт-этләр белән алып барыла торган тернәкләндерүнең җиңел формасы санала. Дәресләр борчылу дәрәҗәсен киметергә, эмоциональ элемтәне, аралашу күнекмәләрен һәм ышанычны үстерергә ярдәм итә. Программада үзенчәлекле методикалар буенча эшләүче өч профессиональ белгеч, шулай ук әзерлекле өч эт-терапевт катнаша. Дәресләр һәр чәршәмбе көнне 18:30 сәгатьтә Журналистлар урамы, 13 йорт адресы буенча уза. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Сәламәтлеге чикле балалар өчен хореография тагын бер яңа юнәлеш буларак тәкъдим ителә. Дәресләр 6–8 кешедән торган зур булмаган төркемнәрдә үткәрелә һәм алар тәнне тою, координацияне, моториканы һәм ритмны тою хисләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Программа физик күнегүләр, парлар белән эшләү, бию номерларын өйрәнү һәм мөмкин булган концерт чыгышларына әзерләнү күнекмәләрен үз эченә ала. Катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителми.

Үзәктә шулай ук логопед катнашындагы дәресләр дәвам итә. Ярдәм сизелә торган мохиттә балалар сөйләмне үстерәләр, авазларны әйтү күнекмәләрен яхшырталар һәм үз фикерләрен ышаныч белән белдерергә өйрәнәләр. Өйрәтү дәресләре һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, уен формасында уза.

Яңа юнәлешләрне ачу «Бергә» инклюзив үзәгенең уңайлы, ярдәм итә торган мохит булдыру һәм сәламәтлеге чикле балалар, яшүсмерләр өчен тернәкләндерү, үстерү программалары спектрын киңәйтү буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Тылсым» үзәгендә «Кыска көн нейроклубы» программасы гамәлгә ашырыла. Бу узган елның октябрендә сәламәтлеге яки үсеше буенча әлегә гадәти балалар бакчаларына йөри алмаган өч яшьтән алып дүрт яшькә кадәрге балаларны сакчыл мөнәсәбәттә һәм этаплап җайлаштыру өчен булдырылган үзенчәлекле инициатива.

Мирон – программаның беренче чыгарылыш баласы. Сабыйга 3,5 яшь, хәзер ул гадәти балалар бакчасына барачак. Даими шөгыльләнү һәм белгечләрнең индивидуаль ярдәме нәтиҗәсендә ул үз-үзен тоту буенча төп күнекмәләрне үзләштергән һәм мөстәкыйль эшчәнлеккә ышанычын сизелерлек арттырган.

Барлык яңалыклар