Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2019, 14:53

2019 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертү Татарстан Республикасы бюджетыннан шәһәргә бүлеп бирелә торган субсидияләрнең күләме 968 млн сумга арту белән бәйле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алена Мирошниченко). 2019 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Әлеге карарны бүген депутатлар Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә кабул иттеләр. Бюджет керемнәре 1 млрд. 156 млн. 624,8 мең сумга арткан, чыгымнар - 1 млрд. 141 млн. 550,8 мең сумга. Шул рәвешле Татарстан башкаласы бюджетының керемнәр буенча күләме 26 млрд 468 млн сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча – 28 млрд 685 млн сум.

Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертү Татарстан Республикасы бюджетыннан шәһәргә бүлеп бирелә торган субсидияләрнең күләме 968 млн сумга арту белән бәйле. «Акча Казан территориясен төзекләндерүгә, грант ярдәме күрсәтүгә, учреждениеләрне агымдагы тотуга, метрополитен белән халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуга, гомумшәһәр чараларын үткәрүгә юнәлдерелә», – дип аңлатты спикер.

Моннан тыш, шәһәр бюджетына 178,7 млн. сум күләмендә салым булмаган өстәмә керемнәр кергән. Ирек Мөхәммәтшин капиталь төзекләндерү үткәрелгән мәгариф учреждениеләре өчен җиһазлар сатып алуга, шәһәрнең муниципаль учреждениеләре милкенә салым түләүгә акча юнәлдерергә тәкъдим итте.

«Шәһәр предприятиеләреннән кире кайтарылмый торган акча хисабына бюджетның керем өлеше 9,7 млн сумга арттырылган. Акча шәһәр районнарында чаралар үткәрүгә юнәлдереләчәк», - диде докладчы.

«Тәкъдим ителгән барлык үзгәрешләрне дә исәпкә алып, керемнәр буенча Казан бюджеты күләме 26 млрд 468 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 28 млрд 685 млн сум һәм 2 млрд 217 млн сум - дефицит. Ел башындагы бюджет акчаларының калдыклары дефицитны каплау чыганагы булып тора», - дип нәтиҗә ясады Финанс идарәсе башлыгы.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай нәтиҗәсе бар. Үзгәрешләр объектив сәбәпләргә бәйле һәм шәһәрнең беренчел бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте депутатлар. Бюджетны үзгәртү турында карар кабул ителде.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе, 18.12.2019
Барлык яңалыклар