Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2019, 11:56

2019 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Мәдәният өлкәсендә коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар инициативаларын яклау өчен 10 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бюджетның чыгым өлешендә коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен 10 млн. сум күләмендә субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә акча билгеләү күздә тотыла. Мондый карар бүген Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXXV сессиясе утырышында кабул ителде, ул Казан шәһәре Башкарма комитетында Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова рәислегендә узды.

Бюджетка үзгәрешләр, беренче чиратта, мәдәният өлкәсендә коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар инициативаларына ярдәм итү өчен кирәк, дип билгеләп үтте Финанс идарәсе башлыгының беренче урынбасары Марат Абдуллин. Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар проектларын гамәлгә ашыруга 10 млн сум бүлеп биреләчәк.

«Әлеге чыгымнар мәдәниятне үстерү программасын гамәлгә ашыру өчен шәһәр бюджетында каралган акчалар чикләрендә башкарылачак», - дип билгеләп үтте М.Абдуллин.

Моннан тыш, төзәтмәләр торак массивлар территориясендә барлыкка килгән территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидиянең атамасын аныклыйлар.

Керемнәр, чыгымнар һәм дефицит буенча кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, бюджетның гомуми күләме үзгәрешсез кала, дип өстәде спикер. Депутатлар элегрәк бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия утырышында каралган карар проектын хупладылар.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXV чираттан тыш сессиясе
Барлык яңалыклар