Шәһәрдә социаль инфраструктура объектларының виртуаль мониторинг үзәген булдыру планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
«Быелның декабрь башына хокук саклау органнарыннан паркларда һәм скверларда урнаштырылган камералардан видеоархивлар бирүгә 59 сорау килде. Бу иҗтимагый киңлекләрдә видеокүзәтү кирәклеген раслый», – дип ассызыклады Дмитрий Кремлев.
Ул билгеләп үткәнчә, социаль инфраструктура объектларының куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты карамагында булган 881 объектның 782-сендә видеокүзәтү оештырылган, 842-сендә янгынга каршы куркынычсызлык һәм автомат хәбәр итү системалары урнаштырылган.
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә виртуаль мониторинг үзәге булдыру планлаштырыла, ул мөмкин булган янауларны фаразларга һәм критик хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен социаль инфраструктура объектларының куркынычсызлык системаларын мониторинглауның пилот проекты эшли башлады. Аңа 70 объект кертелгән.