Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2024, 09:51

2025 елдан Казанда туристлык салымы кертеләчәк

Аны түләүдән балигъ булмаганнарны һәм ташламадан файдаланучыларны азат итәчәкләр

2025 елның 1 гыйнварыннан Казанның кунакханәләрендә яшәү бәясеннән 1% күләмендә туристлык салымы алына башланачак. Минимум сумма көненә 100 сум тәшкил итәчәк — мондый күләмне федераль закон билгеләгән. Казан шәһәре Думасының «Туристлык салымы турында» карары проекты коррупциягә каршы экспертиза узганнан соң сессиягә фикер алышу өчен чыгарылачак.

Беренчел исәпләүләр буенча, яңа җыем беренче елда ук Казан бюджетына 150 миллионнан артык өстәмә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Акчаны инфраструктураны, иҗтимагый киңлекләрне яхшыртуга, ТР башкаласының туристлык маркасын үстерүгә юнәлтәчәкләр.

Туризм шәһәр икътисадының яңа тармагына әверелде. Соңгы 15 елда бу өлкә федераль, республика, шәһәр бюджетларыннан кертемнәр һәм җитди шәхси инвестицияләр нәтиҗәсендә бик тиз үсә. Нәтиҗә күз алдында: туристлар трафигы 10 тапкырга арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 4 млн кешедән артып киткән. Кунакчыллык тармагы өчен, һичшиксез, бу уңай аспект. «Әмма медальнең икенче ягы да бар — шәһәр инфраструктурасына йөкләнеш арта бара. Беренче чиратта бу үзәк урамнар һәм мәйданнарга, паркларга һәм яр буйларына кагыла. Туристлык салымын кертү шәһәрне тотуга өстәмә чыгымнарны капларга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтә Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин

Россиянең кайбер шәһәрләре мондый салым кертү турында карар кабул иткән инде, алар арасында – Краснодар, Ростов-на-Дону, Архангельск, Пермь, Петрозаводск, Зеленоградск, Светлогорск, Бөек Новгород. Тагын берничә шәһәр, шул исәптән Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток, Волгоград, Екатеринбург, Түбән Новгород, Североуральск, Тула, Калининград, җирле хокукый акт кабул итү стадиясендә.

Турист өчен салым суммасы номер бәясенә кертеләчәк. Бу чакта законда салым түләүдән азат ителә торган гражданнар категорияләре билгеләнгән. Аларга Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар һәм башкалар керә. Ташлама документлар белән расланырга тиеш.

Ташламалар исемлеге муниципаль хакимиятләр карары белән киңәйтелергә мөмкин. Казанда 18 яшькә җитмәгән затларны туристлык салымыннан азат итү планлаштырыла.

Туристлык салымын түләү бурычы закон нигезендә кунакханә, хостел, шифаханә, пансионат, ял базасы, кемпинг һәм мотель хуҗаларына йөкләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сүз классификацияләнгән урнаштыру чаралары реестрында торучы объектлар турында бара.

Яңа салымны хокук куллану мәсьәләләре РФ Салым кодексына, Туристлык эшчәнлеге нигезләре турында федераль канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң төгәлләштереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 12 июлендәге Федераль канун белән кертелгән РФ Салым кодексында («Туристлык салымы»ның 33.1 бүлеге) күрсәтелгән үзгәрешләр нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан җирле хакимият органнары үз территорияләрендә туристлык салымын кертү турында мөстәкыйль карар кабул итәргә хокуклы. Закон нигезендә, ставка туристлык сезонына бәйсез рәвештә киләсе ел дәвамында теркәләчәк. Алга таба ставканың ел саен 1% ка үсүе каралган, 2029 елга күрсәткеч максималь мөмкин булган 5% ка җитәчәк.
Барлык яңалыклар