Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2020, 15:27

2021 елдан җир салымын түләү сроклары үзгәрәчәк

Шулай ук физик затлар мөлкәтенә салым түләгәндә ташламалар алу процедурасы гадиләштерелде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Зилә Гайфи). 2021 елның гыйнварыннан җир салымын түләү сроклары үзгәрәчәк. Шулай ук җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым түләгәндә ташламалар алу өчен документлар бирү процедурасы гадиләштерелә. Бу федераль дәрәҗәдә салым кануннарына үзгәрешләр кертелү белән бәйле, дип хәбәр итте бүген Казан шәһәр Думасының II сессиясендә җир, милек һәм финанс мәсьәләләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.

Аерым алганда, РФ Салым кодексына җир салымын һәм аның буенча аванс түләүләрен түләү тәртибе һәм сроклары буенча үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 1-нче гыйнварыннан салым һәм аванс түләүләре РФ Салым кодексының 397 маддәсендә билгеләнгән срокларда түләнә. Моңа кадәр сроклар муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары карарлары белән билгеләнде.

«Элек салым 4 өлешкә бүленгән иде: беренче кварталда ул аванс рәвешендә 5-нче майга кадәр, икенче кварталда - 5-нче августка, өченче кварталда 5-нче ноябрьгә кадәр һәм калдыклар 15-нче февральдән дә соңга калмыйча түләнгән. 2021 елдан аванс түләве 30-нчы апрельгә кадәр, икенче квартал өчен - 31-нче июльгә кадәр, өченче квартал өчен - 31-нче октябрьгә кадәр һәм төп еллык сумма - 1-нче марттан да соңга калмыйча күчерелергә тиеш», - дип үзгәрешләр буенча аңлатма бирде Р.Шәфигуллин.

Шулай ук федераль дәрәҗәдә салым түләүчеләр тарафыннан салым ташламалары алу хокукын раслаучы документлар бирү тәртибе гадиләштерелә. Р.Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, хәзер гражданнарга гариза бирергә генә кирәк, ә ташламалар алу хокукын раслаучы документларны инде салым хезмәте үзе җыячак.

Моннан тыш, өч елга, 2024 елның 1-нче гыйнварына кадәр, җирнең кадастр бәясеннән 0,33% күләмендә киметелгән салым ставкасын куллану рәвешендә шәһәр индустриаль (сәнәгать) парклары өчен җир салымы буенча ташламаларның гамәлдә булу срогы озайтылды. Р.Шәфигуллин сүзләренә караганда, бу преференциядән «Химград» технополисы һәм «Тасма-Инвест-Торг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте файдаланачак.

Шулай ук федераль законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә физик затлар мөлкәтенә салым түләгәндә ташламалар алуга документлар бирү тәртибе гадиләштерелә. Салым түләүчеләрдән гариза бирү генә таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым җирле салымнар булып тора, алар тулы күләмдә шәһәр бюджетына керә.

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе
Барлык яңалыклар