9 майда Казан халкы һәм кунаклары өчен Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан салюттан соң махсус автобуслар бирәләр. 17 берәмлек җәмәгать транспорты 20:00 сәгатьтә өч тукталышка тапшырылачак.
«Цирк» тукталышыннан Батурин урамына таба 22, 89 номерлы маршрутлар буенча йөрүче автобуслар барачак.
«Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына 6, 10а, 15, 22, 47,60, 62, 89 номерлы маршрут автобуслары йөриячәк.
«Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы ягына 10, 10а, 22, 30, 47, 74, 89 номерлы маршрут автобуслары китәчәк.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә, Казанда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм уздыру чорында җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары вакытлыча үзгәрәчәк.