Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2018, 13:57

Казан шәһәре Думасының XXX сессиясе утырышында 2018 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Депутатлар билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр объектив сәбәпләргә бәйле һәм шәһәрнең беренчел бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алена Мирошниченко). 2018 елга шәһәрнең гамәлдәге бюджетына үзгәрешләрне Казан Ратушасында узган Казан шәһәре Думасының XXX сессиясе утырышында депутатлар кабул итте. Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2018 елда кабул ителгән норматив актларга, шулай ук бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәрен арттыруга бәйле.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, бюджетның керем өлеше буенча гомуми күләме 25 млрд 520 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше буенча – 27 млрд 6 млн сум. Дефицит – 1 млрд 486 млн сум.

Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, ТР бюджетыннан шәһәргә бүлеп бирелә торган субсидияләр күләме 910 млн 600 мең сумга арткан. Акча урам-юл челтәрен тотуга бүленгән - 468,5 млн сум; яңа төзелгән муниципаль учреждениеләрне тотуга һәм мөлкәткә салым түләүгә - 117 млн сум; шәһәр территорияләрен төзекләндерү эшләрен башкаруга - 59 млн сум; муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә матди кызыксындыру һәм грант ярдәме күрсәтүгә - 39 млн сум; яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга - 28 млн сум; мәктәп биналарына янкорма төзүгә документлар сметасы проектын эшләүгә - 27 млн сум, гомумшәһәр чвралары уздыруга - 20 млн сум һ.б. Моннан тыш, индивидуаль торак төзелеше территориясендә каты коммуналь калдыкларны транспортлау һәм күмү хезмәтләре күрсәтүгә шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр исемлеге тулыландырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 152 млн 400 мең сум акча бүлеп бирелә.

"Агымдагы елның 11 аенда керемнәр күләме 14 млрд 222 млн сум яки елның планлы билгеләнүләреннән 95,6% тәшкил итте. 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда шәһәр бюджетына керемнәр керү темпы 114,5% тәшкил итте. Салым керемнәре һәм салым булмаган керемнәр арту темплары безгә шәһәр бюджетының өстәмә керемнәрен фаразларга мөмкинлек бирә", - диде И. Мөхәммәтшин. Шуңа бәйле рәвештә, ул шәһәр хезмәтләре эшен тәэмин итүгә кирәк булган чыгымнарны финанслауга өстәмә 441 млн 800 мең сум бүлеп бирергә тәкъдим итте. Алар учреждениеләрне карап тоту, шәһәрне яңа ел бизәлеше буенча эшләр башкару, футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү чорында юлларны карап тоту, капиталь ремонт үткәргәннән соң балалар бакчаларын җайланмалар һәм җиһазлар белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә учреждениеләрендә янгынга каршы чаралар үткәрү һәм башка эш юнәлешләре өчен файдаланылачак.

Моннан тыш, шәһәр районнарындагы чаралар үткәрүгә тотылачак шәһәр предприятиеләреннән түләүсез керемнәр хисабына бюджетның керем өлеше 1,5 млн сумга арткан.

2018 елга Казан бюджетында үзгәрешләр арасында шулай ук 15 млн сумга коммерцияле кредитны түләү дә каралган. Шуның белән бергә, агымдагы елда республика бюджетына узган ел субсидияләренең һәм субвенцияләренең кулланылмый калган 40 млн 200 мең сумлык өлешен кире кайтарылачак.

Депутатлар тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплады. Исегезгә төшерәбез, сессиягә кадәр үзгәрешләр проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия әгъзалары белән тикшерелде. Комиссия рәисе Булат Котдусов билгеләп үткәнчә, утырыш кысаларында депутатлар үзгәрешләр объектив сәбәпләргә бәйле һәм шәһәрнең беренчел бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Фоторепортаж
азан шәһәре Думасының XXX сессиясе, 13.12.2018
Барлык яңалыклар