Бюджетка кертелгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы бюджетыннан шәһәргә түләүсез күчерелгән акча күләменең 1 млрд 136 млн сумга артуы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). 2019 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Мондый карарны бүген Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә депутатлар кабул итте. Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Ратушасында узды.
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бюджетка кертелгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы бюджетыннан шәһәргә түләүсез күчерелгән акча күләменең 1 млрд 136 млн сумга артуы белән бәйле. Хәзер керемнәр буенча бюджетның гомуми күләме – 25 млрд 311,5 млн сум, чыгымнар буенча – 27 млрд 543,5 млн сум. Бюджет дефициты 2 млрд. 232 млн. сумлык шәһәр бюджеты һәм 2019 ел башына Татарстан Республикасының финанс ярдәме калдыклары хисабына капланачак.
Республика бюджетыннан шәһәргә түләүсез күчмә состав алу өчен – 392 млн.сумга якын, Россия Федерациясе Президентының «май» указларын гамәлгә ашыру максатларында бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыруга – 211,7 млн. сум, төзекләндерү объектларын карап тотуга – 151 млн. сумнан артык, урам-юл челтәренә хезмәт күрсәтүче автомашиналарга капиталь төзекләндерү ясауга – 145,7 млн. сум, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү – 129,9 млн. сум, муниципаль учреждениеләрне тотуга – 46,5 млн. сум һәм башка чыгымнар өчен акчалар юнәлдереләчәк. Шулай ук Казан бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр исемлеге дә тулыландырыла, дип өстәде Ирек Мөхәммәтшин.
Финанс идарәсе башлыгы бюджет кытлыгын финанслау чыганакларына үзгәрешләр кертергә, шулай ук аны алучылар арасында акчаларны бүлергә тәкъдим итте.
Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай нәтиҗәсе бар. Депутатлар, үз чиратында, үзгәрешләрнең объектив сәбәпләргә бәйле булуын һәм шәһәрнең беренчел бурычларын хәл итүгә юнәлдерелүен ассызыклады. Бюджетны үзгәртү турында карар кабул ителде.