Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2025, 14:31

Казанның ике көллияте базасында мәгариф-җитештерү кластерлары булдырылачак

Студентларны һөнәри үстерү өчен мәйданчыклар киләсе елда ук барлыкка киләчәк

Казан педагогика көллияте һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы базасында яңа белем бирү-җитештерү кластерлары булдырылачак. Һөнәри үсеш мәйданчыкларын инде 2026 елда гамәлгә ашырачаклар.

Уку процессында көллият студентлары алдынгы җиһазлар белән эшли, чын җитештерү проектларында катнаша, шулай ук үзләренең һөнәри осталыкларын формалаштыра алачак.

«Әлеге карар Татарстанда кластерларның гомуми санын 18 гә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу төбәкнең урта һөнәри белем бирүен үстерүдә флагман буларак статусын раслый», – дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Казанда кластерлар төзү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты бәйгесендә җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул урта һөнәри белем бирү системасын икътисадның реаль секторы белән бәйләү максатында уздырыла. Проектны гамәлгә ашыру илдәге белгечләрнең квалификациясен яхшыртырга ярдәм итәчәк һәм мөһим тармакларда технологияләр үсешенә этәргеч бирәчәк.

Барлык яңалыклар

Казанның ике көллияте базасында мәгариф-җитештерү кластерлары булдырылачак

<p> Казан педагогика көллияте һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы базасында яңа белем бирү-җитештерү кластерлары булдырылачак. Һөнәри үсеш мәйданчыкларын инде 2026 елда гамәлгә ашырачаклар. </p> <p> Уку процессында көллият студентлары алдынгы җиһазлар белән эшли, чын җитештерү проектларында катнаша, шулай ук үзләренең һөнәри осталыкларын формалаштыра алачак. </p> <p> «Әлеге карар Татарстанда кластерларның гомуми санын 18 гә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу төбәкнең урта һөнәри белем бирүен үстерүдә флагман буларак статусын раслый», – дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында. </p> <p> Казанда кластерлар төзү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты бәйгесендә җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул урта һөнәри белем бирү системасын икътисадның реаль секторы белән бәйләү максатында уздырыла. Проектны гамәлгә ашыру илдәге белгечләрнең квалификациясен яхшыртырга ярдәм итәчәк һәм мөһим тармакларда технологияләр үсешенә этәргеч бирәчәк. </p>