В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен түләргә кирәк
Киләсе атнада, 5 августта, Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә ала. Акция гадәттәгечә һәр айның беренче сишәмбесендә уза.
Бу көнне түбәндәге мәдәният учреждениеләренә керү ирекле булачак:
А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);
Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);
В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);
Габдулла Тукай әдәби музее (Г.Тукай ур., 74);
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Шейнкман тыкрыгы, 12) ;
Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15);
Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17);
Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Большая Красная ур., 14);
Салих Сәйдәшев музее (Горький ур., 13);
«Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге (Һади Такташ ур., 124).
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен бәяләр исемлеге буенча түләргә кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.