Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2018, 14:00

Казан миллионлы шәһәрләр арасында бюджетка җир салымының керүе буенча алдынгы урында тора

Шәһәр Башкарма комитетында Финанс идарәсенең 2017 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Михаил Ченцов). Казан Мэриясендә Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм аның ведомствосы астындагы учреждениеләрнең отчет бирүләре башланып китте. Алар 2017 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгаралар һәм агымдагы елга планнар коралар. Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Муөхәммәтшин үзенең хисабы барышында Казан Мэры Илсур Метшинга хәбәр иткәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча Казан миллионлы шәһәрләр арасында (Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала) җир салымы күләме буенча беренче урында тора. Әлеге күрсәткечне шәһәр дүрт ел рәттән саклап килә.

Чыгышы барышында И.Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, кайбер миллионлы шәһәрләрдә җир салымының кимүе күзәтелә. 2017 елда 13 шәһәрдә бу күренеш күзәтелгән (2016 елда – 7 шәһәрдә), салым күләме 2 шәһәрдә сакланган, 4 шәһәрдә – арткан. Татарстан башкаласы 3 млрд 522 млн сум күрсәткеч һәм үсү темпы 101% белән беренче урында тора, аннан соң Екатеринбург килә (3 млрд 48 млн сум), өченче урында Новосибирск тора (2 млрд 999 млн сум).

Ирек Мөхәммәтшин шулай ук шәһәрнең үз кереме артуга игътибар итте. 2017 елда Казан 14 млрд 184,2 млн сум күрсәткеч һәм үсү темпы 105,8% белән 13 миллионлы шәһәр арасында 4-нче урынны яулады.Татарстан башкаласыннан алда Новосибирск (21 млрд 585,7 млн) һәм Екатеринбург (19 млрд 338 млн) бара. Билгеләп үтәргә кирәк, 2016 елда үз керемнәре күрсәткечләре буенча Казан 7 урында иде.

“Казан үзенең керем базасын саклап кына калмаган,арттырган да. Саннар шәһәребезнең салым нигезенең стабильлеге урында сөйли”, - диде Финанс идарәсе җитәкчесе.

Шул ук вакытта, гомуми керем буенча Казан 13 миллионлы шәһәр арасында бары тик 10-нчы урында гына тора (22,4 млрд сум).

И.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, өстәмә керемнәр, ел башына калган сумма һәм 2017 елда чыгымнарда экономияләү хисабына бюджетта каралмаган чыгымнар 1 млрд 827 млн сумга финансланды. Алар арасында – бозлавыкка каршы реагент алу (99 млн), мәктәптә дотацион туклану (88 млн), социаль-мәдәни өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру (86 млн), ведомство астындагы учреждениеләргә һәм төзекләндерү объектларына хезмәт күрсәтү (410 млн һәм 147 млн) һ.б.

Фоторепортаж
Җир, милек һәм финанс блогыны отчеты, 30.01.2018
Барлык яңалыклар