Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2020, 15:44

Апрельдә коронавирус эпидемиясе аркасында Казан казнасына кертемнәр 43%-ка кимегән

Казан Башкарма комитетында бюджет чыгымнарын киметү буенча план эшләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алена Мирошниченко, Алина Бережная). Казанда барлык керем чыганаклары буенча да кимүләр күзәтелде. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Казанда барлык керем чыганаклары буенча да кимү күзәтелде»

Ирек Мөхәммәтшин агымдагы вакытка Казан бюджетының үтәлеше турында сөйләде. Быелның беренче кварталында Казан бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 3 млрд 563 млн сум күләмендә кергән, бу еллык бюджет күрсәткечләренең 22,4%-ын тәшкил итә. Керемнәр узган елның шушы чорына караганда 3%-ка яки 99 млн сумга арткан. Әмма, Ирек Мөхәммәтшин белдергәнчә, агымдагы елның апрелендә үк икътисадтагы хәлнең начарлануы шартларында, коронавирус инфекциясе таралу һәм гражданнарны үзизоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, Казан бюджетына үз керемнәренең факттагы кертеме узган ел белән чагыштырганда шактый кимеде.

Агымдагы елның апрель аенда башкарылган эшләр 1 млрд 106 млн сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 43 процентка яки 834 млн сумга кимрәк. «Кимү барлык керем чыганаклары буенча да күзәтелде. Беренче чиратта, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан бюджетка керә торган салым түләүләре күләме кимеде, аларда үз-үзен мәҗбүри изоляцияләү һәм эшлекле активлыкны киметү буенча чаралар күбрәк чагылыш тапты», - дип сөйләде И.Мөхәммәтшин. Махсус салым режимнары буенча кертемнәр - салым салуның гадиләштерелгән системасына һәм патентка бердәм салым - узган елның апреленә 43%-ка яки 299 млн сумга кимегән.

Моннан тыш, керемнәрнең шактый кимүе шәһәрнең төп керем чыганагы - физик затлар керемнәренә салым буенча күзәтелә. Узган елның апреленә тулып җитмәү 33,5% яки 167 млн сум тәшкил иткән. «Реклама эшчәнлегендә иң зур кимү күзәтелә - 78%-ка, төзелештә - 45%-ка, кунакханәләр эшчәнлегендә - 44%-ка, күчемсез милек белән операцияләр, медицина һәм мәгариф хезмәтләре өлкәсендә - 27%-ка, җәмәгать туклануында - 23%-ка, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә - 21%-ка, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә - 20%-ка, сәүдәдә - 18%-ка», - дип сөйләде И.Мөхәммәтшин.

Зурлыгы буенча икенче эре керем чыганагы - җир салымы күләме дә кимегән - ул 197 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның апрель дәрәҗәсеннән 48%-ка яки 183 млн сумга түбәнрәк.

Апрельдә салым булмаган керемнәр күләме узган ел белән чагыштырганда 171 млн сумга кимегән.

Агымдагы елның апрелендә салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме узган ел белән чагыштырганда 52%-ка яисә 171 млн сумга кимегән. «Һәр чыганак буенча түбәнәюләр күзәтелә. Керемнәр керү белән бәйле шундый ук хәл миллионнан артык кеше яши торган барлык шәһәрләрдә дә теркәлде, - дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин. Керемнәр җыю буенча җитешсезлекнең иң зур проценты Казанда күзәтелә. И.Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, мондый кимү икътисадның аеруча зыян күргән тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының шәһәр бюджетына түләүләренең кимүе белән бәйле. Аларга туризм өлкәсе, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, автойөртүләр, мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек, ял, күңел ачу, спорт, сәламәтлек саклау һәм өстәмә белем бирү оешмалары керә.

И.Мөхәммәтшин май аенда керемнәр керү белән бәйле вәзгыять бераз тигезләнә башлады, дип билгеләп үтте. Керемнәр күләменең кимүе бүген 11% яки узган елның маена 117 млн сум тәшкил итә.

Икенче кварталда керемнәр буенча шәһәр бюджетын үтәүне бәяләү 2 млрд 725 млн сум күләмендә фаразлана, бу планлы билгеләнүләрдән 31%-ка кимрәк. Моннан тыш, икенче квартал нәтиҗәләре буенча тулып җитмәү 1 млрд 203 млн сум күләмендә көтелә.

«Бүген барысы да билбауларны кысып буган вакыт»

Тулаем шәһәр буенча, төшеп калган керемнәр күләме буенча алдан бәяләү 2,1 млрд сумнан 2,6 млрд сумга кадәр тәшкил итә. Бюджетны баланслау өчен, тиешле керемнәрне исәпкә алып, Башкарма комитет бюджет чыгымнарын киметү буенча чаралар планын эшләде. «330 млн сумга чыгымнарны оптимальләштерү буенча карар кабул ителде. Беренчел булмаган чыгымнар, мәсәлән, гомумшәһәр чаралары, паркларда чаралар, командировка чыгымнары һәм семинарларда катнашулар кимегән», - дип сөйләде И.Мөхәммәтшин. Моннан тыш, төзекләндерү объектларын, парк һәм скверларны карап тоту чыгымнары, шәһәрне чәчәкләр белән бизәү, карны утильләштерү һәм реагентлар сатып алу чыгымнары кимегән. Аерым шәһәр объектларын ремонтлау планнары кичектерелде. Мәсәлән, Достоевский урамы буенча урнашкан күперне һәм Куземетьево бистәсе районында Идел аша үтүче күперне ремонтлау, шулай ук Вишневский урамы һәм Мәүлетов урамы буенча урнашкан китапханәләрне, Оренбург тракты буенча җир өсте җәяүлеләр кичүен ремонтлау кичектерелде. Шулай ук ел башына калган акчаларны бюджетның агымдагы кытлыгын каплауга 1 млрд сум күләмендә җибәрү турында да карар кабул ителде.

«Керемнәр кимүгә бәйле фаразны һәм кризиска каршы күрелгән чараларны исәпкә алып, икенче кварталда дефицит 300 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә хезмәт хакы, салым, коммуналь түләүләр кебек беренче чираттагы социаль әһәмияткә ия чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора», - дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин һәм бүген касса өзеклекләрен булдырмау буенча барлык кирәкле чаралар күрелә, дип өстәде. Республика Финанс министрлыгы белән берлектә шәһәр бюджетын баланслауның мөмкин булган вариантлары эшләнә, ә Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре алдында агымдагы чыгымнарны киметү һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеген алга таба оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычы тора.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бүген, катлаулы икътисади хәлгә карамастан, Казанда җитди федераль программалар гамәлгә ашырылуын дәвам итә.

«Бүген барысы да билбауларын кысып буган вакыт. Хөкүмәткә һәм шәхсән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бүген без президентныкы дип атаган барлык программаларның тулы күләмдә саклануы өчен рәхмәтлебез. Бу, беренче чиратта, ишегалларын капиталь ремонтлау, социаль учреждениеләрне капиталь ремонтлау, юл төзелеше буенча яңа эпохаль программа. Без балалар бакчаларын да, мәктәпләрне дә, торак фондын да ремонтлауны дәвам итәбез. Җәйге сәламәтләндерү лагерьларын әзерләү программасы, юллар төзелеше зур күләмдә бара, - диде И.Метшин. - Без шулай ук 70 урамны яшелләндерүне тәмамлыйбыз, без башлаган «Яшел рекорд» үз эшен дәвам итә. Шунысы мөһим, бүген без эшләү мөмкинлегенә ия, һәм шундый катлаулы вакытта - шәһәребезнең бөтен инфраструктурасын төзекләндерү, яшелләндерү, капиталь ремонтлау дәвам итә».

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 25.05.2020
Видеорепортаж
25.05.2020 12:01
Узган ел белән чагыштырганда, Казан бюджетына үз керемнәребездән кертемнәр кимеде
Барлык яңалыклар