Шулай ук парламентарийлар узган елга шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапны раслады
Фото: Денис Гордийко
2023 елда бюджет күләме керемнәр буенча – 43,8 млрд сумны, чыгымнар буенча 44,9 млрд сумны тәшкил иткән.
Расланган план белән чагыштырганда, бюджет 6 млрд сумга арткан. Салым һәм салым булмаган керемнәр – 2 млрд 467 млн сум, кире кайтарылмый торган керемнәр 3 млрд 572 млн сум булган. 2022 елның расланган планына карата үсеш 16% ны яки 5 млрд 245 млн сум тәшкил иткән.
2023 елга бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча салым һәм салым булмаган керемнәр күләме – 24 млрд 202 млн сум, кире кайтарылмый торган керемнәр – 19 млрд 640 млн сум. Шул ук вакытта өстәмә керемнәр баштагы планга карата 3,6 млрд сумны тәшкил иткән.
2023 елда чыгымнарның зур өлеше – 32 млрд 835 млн сум яки гомуми күләмнең 74% ы – социаль өлкәгә туры килә. Шәһәр хуҗалыгына – 6 млрд 134 млн сум, гомумдәүләт мәсьәләләренә – 4 млрд 940 млн сум, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә – 71 млн сум, башка чыгымнарга 118 млн сум акча тотылган.
Моннан тыш, бүген XXIX сессиядә Казан шәһәр Думасы депутатлары 2024 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертте. Утырышта карар проектын шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2024 елга Казан бюджеты күләме, 4 млрд 542 млн сум дефицит белән, керемнәр буенча – 42,5 млрд сумны, чыгымнар буенча 47,6 млрд сумны тәшкил итәчәк. Бюджет акчаларының ел башына калган өлеше дефицитны каплау чыганагы булып тора.
Шәһәр бюджетына кертелгән үзгәрешләр депутатлар тарафыннан хупланды.