Агымдагы елга шәһәр казнасы күләме керемнәр буенча 32 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Алинә Бережная). 2022 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бүген Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте.
Шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин 2022 ел башына бюджет акчалары хисабына бюджетның чыгым өлешен 2 млрд 971,4 млн сумга арттырырга һәм әлеге акчаларны күчмә шартнамәдә каралган йөкләмәләрне яңадан рәсмиләштерүгә, 2022 елга шәһәр бюджетында исәпкә алынмаган чыгымнарны, максатчан чыгымнар һәм кредит бурычларын түләүгә юнәлдерергә тәкъдим ителә, дип аңлатты.
2022 елга шәһәр бюджетында исәпкә алынмаган чыгымнар муниципаль учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлауга һәм төзүгә, муниципаль учреждениеләрне тотуга, территорияләрне цифрлаштыру, төзекләндерү чараларына, гомумшәһәр һәм табигатьне саклау чараларына, шәһәр парковка киңлеген киңәйтүгә, мәгариф һәм спорт учреждениеләрендә уңайлы мохит оештыруга да каралган.
«Автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кире кайтару хисабына, укучылар контингенты үсүгә бәйле рәвештә, социаль өлкә хезмәткәрләренә тулы күләмдә хезмәт хакын түләү өчен шәһәр чыгымнары 155,6 млн сумга артачак», – дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин.
Шулай итеп, кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2022 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 32 млрд 713,3 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 35 млрд 684,7 млн сум. 2 млрд 971, 4 млн сумлык дефицитның каплау чыганагы – шәһәр бюджеты акчаларының ел башына калдыклары.