Алар шәһәрдән ташламалы ярдәм алган эшмәкәрләрнең җитештерү биналарында булдылар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 19-нчы ноябрь). Бүген Казан шәһәр Думасының социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия депутатлары җитештерү биналарында булдылар һәм эшкуарлар белән аралаштылар. Алар 2020-2024 елларга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасын гамәлгә ашыруны һәм бирелгән ташламалардан файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләделәр. Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты вәкилләре дә катнашты.
Шулай итеп, депутатлар беренче итеп, Тэцевская урамындагы үзмәшгуль Илдар Галәветдиновның эш киңлеген карадылар. 2019 елда ул грантлар конкурсында катнашып, үз эшчәнлегенә ярдәм йөзеннән 100 мең сум акча алган. Ир-ат кибетләр, кафе һәм рестораннар өчен металлдан сәүдә җиһазлары, шулай ук акбур белән яза торган такталар җитештерә. Депутат Илдар Низаметдинов грант акчаларының нәрсәгә тотылуы белән кызыксынды. И.Галәветдинов сүзләренә караганда, акчалата ярдәмгә ул кирәкле җиһазлар, техника, комплектлау өчен әйберләр һәм чимал сатып алган. «Бу нәтиҗәле ярдәм булды, мөгаен, бу үсешкә ярдәм иткәндер дә. Кечкенә гараж бинасыннан бирегә күчеп килдем. Хәзер инде яңаны эзлим, чөнки монда бөтен әйбер сүтелә, миңа да зуррак мәйданлы бина кирәк», – дип билгеләп үтте үзмәшгуль.
Депутат Дарья Санникова сатып алучыларның ирнең бизнесы турында ничек белүләрен сорады. И.Галәветдинов аңлатканча, клиентлар нигездә белдерүләр сайтларыннан һәм заказ ясаган кешеләрнең рекомендацияләре буенча килә. Депутатлар шулай ук пандемиянең шәхси эшнең үсешенә йогынтысы турында белеште. Ир-ат сүзләренчә, ул үзенең клиентларының яртысын диярлек югалтканлыктан, билгеле бер кыенлыкларны сизгән.
Эшче төркем соңыннан Декабристлар урамындагы «Сердце йоги» дип аталган йога үзәгенә юнәлде. Бу бинаны эшмәкәрләр аукцион сатуларында катнашып алган. Алар 275,7 кв.м мәйданлы киңлекне откан. Шартлары нигезендә эшкуарларга 5 елга ташламалы арендага биргәннәр. Шул ук вакытта беренче ике елны алар аны түләми, 3-нче елны – аренда суммасының 25%-ын, 4-нче елны – 50%-ын, 5-нче елны 75%-ын түли, шулай ук алар бинаны сатып алу хокукына да ия. Йога үзәге хуҗалары аларга җентекле ремонт таләп иткән подвал бинасы бирелүе турында сөйләде: «Эшчәнлекне алгач ук башлап җибәреп булмады, без электрика һәм бинаның эстетик кыяфәте белән озак маташтык. Моңа бер ел китте. Аннан соң без мебель, җиһазлар, инвентарь сатып алдык. Хәзер бездә көненә 4 дәрескә кадәр уза, аларның һәркайсына якынча унлап кеше йөри».
Депутат Мәдинә Сабирҗан эшкуарларның алдагы планнары турында сорашты. Алар бинаны сатып алырга һәм киңлекнең калган өлешендә ремонт эшләрен дәвам итәргә теләүләре белән уртаклаштылар, чөнки әлегә бинаның бары 100 кв.метры гына эшкә җәлеп ителгән. Казан Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты белгечләре билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ташламалы аренда өчен каралган 117 бинадан 52 киңлек эшкә җигелгән, 3 бина сатып алынган – тагын 4 гариза каралуга тапшырылган.
Депутатлар өчен соңгы нокта Даурия урамындагы жалюзи, рольставни, автоматлаштырылган капкалар, шлагбаумнар, поликарбонаттан япмалар һәм алюминий конструкцияләр җитештерә торган «Стелл МС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды. Компаниянең генераль директоры Алексей Эсселевич сөйләгәнчә, 2019 елда алар ташламалы кредитлау программасы буенча 10 млн. сум алган, еллык 12% ставка белән һәм 2022 елның декабренә кадәр кире кайтару вакыты белән. Муниципалитет субсидияне еллык 5% белән бирде. «Без бинаны реконструкцияләүгә ярдәм алдык, ремонт ясадык, җиһазлар сатып алдык. Бөтен җирдә югары процентлар иде, андыйны тартып барырга авыр. Без вакытында ярдәмнән файдаландык, барысын да эшләдек һәм кредитны вакытында түләп бетердек, хәтта аны алданрак та яптык», – дип билгеләп үтте ир-ат.
Депутатларга жалюзи ясау процессының ничек узуын күрсәттеләр, шоу-рум һәм сервис бүлеге буенча экскурсия уздырдылар. Эшмәкәр сүзләренә караганда, эшкә барлыгы 50 кеше җәлеп ителгән. Депутат Алия Гайнанова бизнесны алга җибәрүгә юнәлдерелгән программаларда катнашып карарга тәкъдим итте. А.Эсселович билгеләп үткәнчә, алар өчен бу зур ярдәм булыр иде, әлегә алар радио һәм мәгълүмат стендлары ярдәмендә рекламалана.
Депутатлар эшмәкәрләр тарафыннан яңгыраган барлык проблемаларны игътибарга һәм контрольгә алдылар.