Шәһәр бюджетының керем өлеше 39 млрд 830,9 млн сум, чыгым өлеше 38 млрд 934,1 млн сум тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Бүген Казанның Башкарма комитетында 2022 елга шәһәр бюджеты үтәлеше мәсьәләсе буенча депутат көне узды. Чарада шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, депутатлар һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Төп доклад белән финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, Татарстан башкаласының 2022 елга керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджеты 32 млрд 557,8 млн сум күләмендә расланган. Узган ел йомгаклары буенча керемнәр буенча шәһәр бюджеты үтәлеше 39 млрд 830,9 млн сум тәшкил иткән (22,3% үсеш белән). Шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр 7 млрд сумнан артык тәшкил итә, шуларның 3 млрд 607 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, 3 млрд 666 млн сумы – түләүсез керемнәр.
Салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 21 млрд 699,2 млн сум тәшкил итә, узган елга карата 11% үсеш белән. Салым керемнәре 18 млрд 195 млн сум күләмендә кергән (шул исәптән НДФЛ – 8,7 млрд, гомуми керемгә салымнар – 4,2 млрд, җир салымы – 3,6 млрд, физик затлар милкенә салым – 1,2 млрд, башкалары – 394,1 млн).
Узган ел йомгаклары буенча бюджетның чыгым өлеше 38 млрд 934,1 млн сум тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткечләреннән 6% ка күбрәк. Әлеге акчаларның 74% ы диярлек, яки 28,7 млрд сумы, социаль өлкәгә юнәлтелгән. 6 млрд сумга якын – шәһәр хуҗалыгына, 4 млрд сум – гомумдәүләт мәсьәләләренә, 70 млн сум – муниципаль бурычны хезмәтләндерүгә, 62,8 млн сум башка чыгымнарга тотылган.
Соңыннан доклад белән Казанның Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев чыгыш ясады.
Фикер алышу вакытында депутатлар кызыклы сораулар бирделәр, аерым алганда, шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә кадет сыйныфларын тоту нормативларын эшләү кирәклегенә игътибар иттеләр. Утырышта депутатлар әйткән барлык искәрмәләр протоколга кертелгән һәм шәһәрнең Башкарма комитетына җибәреләчәк.
Депутат көненнән соң бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышы узды, анда Казан шәһәр Думасының аерым карарларына кертелә торган үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда шәһәр бюджетының үтәлеше турында Мәгариф хезмәткәрләре йортында җәмәгать тыңлауларында фикер алыштылар.