Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2018, 14:00

Казан шәһәре Думасы депутатлары 2019-2021 елларга шәһәр бюджеты турында фикер алышты

Утырыш Казан Ратушасында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Алинә Бережная). Кичә Казан Ратушасында 2019 елга һәм 2020-2021 елдагы план чорына Казан бюджеты турында фикер алыштылар. Казан шәһәр Думасының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар, социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссияләренең уртак утырышында Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева, шәһәр Думасының тармак комиссияләре рәисләре, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Катнашучылар берничә доклад тыңладылар. Әйтик, икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов Казанның 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында сөйләде. Барлык күрсәткечләр дә республика икътисады үсешенең сценар шартларын һәм 2018 елның 9 аенда Казанның социаль-икътисади үсешен анализлауны исәпкә алып эшләнгән, алар 2019-2021 елларга шәһәр бюджетын формалаштырганда нигез итеп алынган.

А.Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, шәһәр икътисады өлкәсендә тотрыклы уңай динамика күзәтелә. Казанда сәнәгать җитештерүе үсеше 6,4% тәшкил итте. 2019-2021 елларда сәнәгать җитештерүе индексының үсеше ел саен 2,5-2,9% чикләрендә фаразлана.

Ел башыннан шәһәр икътисадына төп капиталга 106,4 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2,6% күбрәк. 2019 елда фаразланган инвестицияләр күләме 216,7 млрд сум, 2020 елда – 243,5 млрд сум, 2021 елда 271,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

Ваклап сатуның үсеш темплары (7,4%) буенча уңай динамика күзәтелә, агымдагы елда ул 385,4 млрд.сум тәшкил итте. 2019-2021 еллар чорында ваклап сату товар әйләнеше ел саен 2-2,5% чикләрендә фаразлана.

Халыкның яшәү дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, спикер Казанда шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 43,2 мең сум тәшкил иткән һәм узган ел белән чагыштырганда 10,1% ка арткан, дип билгеләп үтте.

Депутат Марат Шакиров докладчыдан шәһәр хуҗалыгының кайсы тармаклары шәһәр икътисады үсеше өчен перспективалы булуы һәм ярдәмгә мохтаҗ булуы белән кызыксынды. Ул шулай ук шәһәр икътисадының төрле тармаклары үсеше динамикасын күрсәтергә тәкъдим итте.

2019-2021 елларга Казан бюджеты проекты турында финанс идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Абдуллин сөйләде. 2019 елда шәһәр бюджеты керемнәренең гомуми күләме 23 млрд. 23 млн. 408,5 мең сум булыр дип фаразлана, 2020 елда – 23 млрд. 628 млн. 217,9 мең сум, 2021 елда – 23 млрд. 702 млн. 528,1 мең сум. Казнаны тулыландыруның төп чыганагы булып физик затлар кеременә салымнар, җир салымы, җыелма керемгә салымнар тора.

Салым булмаган керемгә килгәндә, 2019 елга аларның суммасы 2 млрд 146 млн. 373 мең сум тәшкил итәчәк. "Салым булмаган керемнәрнең төп өлеше милекне файдаланудан һәм сатудан кергән керемнәр хисабына формалаша, аларга бюджетның барлык салым булмаган керемнәренең 72,8% туры килә", – дип билгеләп үтте Абдуллин.

Казанга финанс ярдәме белән республика бюджетыннан бушлай керемнәр зур ярдәм күрсәтелә. Әйтик, 2019 елда бу сумма 7 млрд 886 млн 447,3 мең сум булыр дип көтелә, 2020 елда – 7 млрд 868 млн 695,3 мең сум, 2021дә – 7 млрд 872 млн 704 мең сум.

Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, шәһәр бюджеты чыгымнарының гомуми күләме керемнәр буенча фаразларга туры килә. Чыгымнарның иң зур өлеше (77%) социаль-мәдәни өлкәгә тотылачак.

Казанның Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев билгеләп үткәнчә, шәһәр бюджеты 2019 елга да, 2020 һәм 2021 еллар план чорына да керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган. Киләсе елда шәһәрдә 22 Дәүләт һәм муниципаль программасын 19 млрд. 539 млн. сумга тормышка ашыру планлаштырыла, шул исәптән 15 муниципаль программаны финанслауның гомуми күләме 11 млрд.408 млн. сум тәшкил итә.

Депутат Сергей Черепанов юл-урам челтәрен ремонтлау, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар, урамнарны яктырту, парклар һәм скверлар, ишегалларны төзекләндерү кебек федераль һәм республика проектлары хисабына төзекләндерү өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләмен ачыклауны сорады.

"Мәгариф" статьясына бюджет чыгымнарын арттыру тәкъдиме белән Казан шәһәре Думасы депутаты Нияз Гафиятуллин мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, күзәтчелек органнары күрсәтмәләре буенча чараларны үтәүгә. Шулай ук депутат шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрен сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагоглар хезмәтенә түләү буенча финанслау мәсьәләсенә дә игътибар итте. Балалар сәламәтләндерү лагерьларын җәйге сезон ачылуга әзерләүгә, яшүсмерләр клубларында һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә янгынга каршы чаралар үткәрүгә акча каралмаган. Финорган җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.Абдуллин әлеге чыгымнарның барысы да шәһәр бюджетын үтәү барышында каралачагын билгеләп үтте.

Гидротехник корылмаларны, суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен ремонтлау кирәклеге турында шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, "Водоканал" һәм шәһәр бюджеты көче белән моны эшләү мөмкин түгел, әлеге чараларны федераль программаларга кертү буенча эш алып барырга, республика җитәкчелеге белән мәсьәләләрне эшкәртергә кирәк.

Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Булат Котдусов билгеләп үткәнчә, 2019 елга Казан бюджеты проекты өстендә эш тәмамланмаган һәм шәһәр Думасының тармак комиссияләрендә дәвам итәчәк.

Депутатлар тарафыннан яңгыраган барлык тәкъдимнәр һәм искәрмәләр бюджет проектын алга таба эшләү һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга юллау өчен башка комиссия депутатлары кисәтүләре белән берләштереләчәк.

Барлык яңалыклар