Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2024, 16:12

Шәһәр Думасы депутатлары 2024 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертте

Керемнәр – 42 млрд 231,8 млн сумны, чыгымнар 46 млрд 491,4 млн сумны тәшкил итәчәк

Фото: Денис Гордийко

2024 елга ТР башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертелде. Аның керем өлеше – 42 млрд 231,8 млн сумны, чыгым өлеше 46 млрд 491,4 млн сумны тәшкил итәчәк. Мондый карарны Казан шәһәр Думасы депутатлары XXVIII сессиядә кабул итте. Утырышны ТР башкаласы мэры Илсур Метшин алып барды.

Бюджетка үзгәрешләр кертү зарурлыгы берничә сәбәп белән бәйле, дип аңлатты Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. ТР хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә төбәк бюджетыннан шәһәр бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 502 млн сумга арткан. Акчалар мәгариф учреждениеләрен финанс белән тәэмин итүгә (401 млн сум); мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләренең эшчәнлеген тәэмин итүгә (71 млн сум); территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыруга (20 млн сум), урам-юл челтәре участокларын билгеләр белән җиһазландыруга (10 млн сум) юнәлдереләчәк.

Бюджет акчаларының ел башына калган өлеше хисабына бюджетның чыгым өлеше 4 млрд 260 млн сумга арттырылачак. Акчалар максатчан чыгымнарга һәм кабул ителеп тә 2023 елда тулы күләмдә үтәлмәгән йөкләмәләрне башкаруга (1,7 млрд сум), шулай ук бюджетта исәпкә алынмаган, әмма шәһәр хезмәтләре эше өчен кирәк булган чыгымнарга (2 млрд 560 млн сум) бүленәчәк. Соңгылары арасында – муниципаль учреждениеләрне капиталь ремонтлау һәм карап тоту, цифрлаштыру буенча чаралар, шәһәрне төзекләндерү, парковка киңлеген карап тоту һ.б.

Автоном һәм бюджет учреждениеләре тарафыннан файдаланылмаган акчаларны кире кайтару хисабына шәһәрнең социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча керемнәре һәм чыгымнары 72 млн сумга арта.

Нәтиҗәдә 2024 елга Казан бюджеты күләме, бюджет акчаларының калган өлеше хисабына капланачак 4 млрд 259,6 млн сум дефицит белән, керемнәр буенча – 42 млрд 231,8 млн сумны, чыгымнар буенча 46 млрд 491,4 млн сумны тәшкил итәчәк.

Юлия Летникова

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясе
Барлык яңалыклар