Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2023, 15:06

Шәһәр Думасы депутатлары 2023 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертте

Керемнәр буенча ТР башкаласы бюджеты күләме – 38 млрд 562,7 млн сум, чыгымнар буенча 43 млрд 828,4 млн сум тәшкил итәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август, Татьяна Марюхова). 2023 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Аның керем өлеше – 38 млрд 562,7 млн сум, чыгым өлеше 43 млрд 828,4 млн сум тәшкил итәчәк. Мондый карарны Казан шәһәр Думасы депутатлары XXIV сессиядә кабул итте.

Шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү ихтыяҗы берничә сәбәп белән бәйле, дип аңлатты Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, республика хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә быел шәһәр бюджетына түләүсез керемнәр күләме 192,4 млн сумга арткан. Бу акчалар тигез транспорт белән тәэмин итүгә – 93,5 млн сум, «СоТворение» музыка һәм яңа медиа фестивален үстерүгә – 50,3 млн сум, муниципаль учреждениеләрне тотуга – 29,3 млн сум, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләргә һәм грантларга – 12,6 млн сум һ.б. китәчәк.

Ел башына шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары хисабына бюджетның чыгым өлеше 697,5 млн сумга арттырылачак. Акчалар муниципаль учреждениеләрне тотуга – 331,2 млн сум, территорияне төзекләндерүгә һәм урам-юл челтәрен тотуга – 207,5 млн сум, аз керемле гаиләләр өчен торак биналар сатып алуга – 57,3 млн сум, спорт объектын инженерлык челтәрләренә тоташтыруга – 36,7 млн сум, каты коммуналь калдыклар контейнер мәйданчыкларын төзүгә, ремонтлауга һәм тотуга – 31 млн сум юнәлдереләчәк. Шулай ук гомумшәһәр чараларын уздыруга – 27,6 млн сум, ә башка чыгымнарга 6,2 млн сум тотылачак.

Моннан тыш, автономияле һәм бюджет учреждениеләренең кулланылмаган калдыкларын кайтару хисабына социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә шәһәрнең чыгымнары 177,2 млн сумга арта.

Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2023 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 38 млрд 562,7 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 43 млрд 828,4 млн сум (5 млрд 265,7 млн сум дефицит белән), аны каплау чыганагы агымдагы ел башына шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары булачак, дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXIV сессиясе
Барлык яңалыклар