В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара хатын-кызлар көнендә KZN.RU порталы менә инде 16 ел дәвамында үзенең чыгышы белән тамашачыларны сокландыра, аларга онытылмас хис-кичерешләр бүләк итә торган балерина турында сөйли
Халыкара хатын-кызлар көнендә KZN.RU порталы сезне тормышы грация, көч һәм илһам белән аерылгысыз бәйле гүзәл затларның берсе белән таныштыра. Кристина Захарова – Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының прима-балеринасы. Ул труппага 16 ел элек килә һәм шунда ук әйдәп баручы солистка буларак танылып, бүгенге көндә дә үз вазифасына тугры кала. Гүзәл затның сәхнә тормышы сокландырырлык – йөзләгән сәхнә чыгышы, дистәләгән партияләр һәм еллар буе дәвам итә торган, һәр хәрәкәтең сүзләрне алыштырырга тиешле катлаулы репетицияләр. Бүген Кристина, шәхси тарихына тукталып, тамашачыларның йөрәкләрен яулау серләре белән уртаклашты.
Фотоны Кристина Захарова тәкъдим итә
Кристина Захарованың эш көне иртә – иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә башлана. Күпләр өчен гадәти иртәнге көн: гаиләгә иртәнге аш әзерләү, өй мәшәкатьләре һәм театрга юл.
Театрның эчке таләпләре буенча, артистлар сәгать унда залда булырга тиеш. Классик бию буенча мәҗбүри дәрес башлана – Кристина аны теш чистарту белән чагыштырып, көндә кабатлана торган гадәт, дип атады. Эш станок янында башлана, артистлар әкренләп гәүдәне җылыта, соңрак алар зал уртасында шөгыльләнә башлый: сикерәләр, әйләнәләр, катлаулы күнекмәләр ясыйлар. Һәм бары тик менә шушы гәүдәне җылыту өчен башкарыла торган «база күнегүләре»ннән соң гына артистлар көннең төп өлешенә – репетицияләргә керешә.
Прима гел хәрәкәттә һәм аның иҗади тормышы репертуарга бәйле. Кайвакыт көн иртә тәмамлана, кайвакыт аның эше кичкә кадәр сузылырга мөмкин. Әгәр афишада берничә спектакль булса яки театр премьерага әзерләнсә, балерина күп вакытын театрда үткәрә.
«Вакытлар узу белән син үз тәнеңне тоя башлыйсың, - дип фикерләре белән уртаклаша Кристина Захарова. – Көчеңне бүләргә өйрәнәсең, кайсы урында йөз процентка бирелеп эшләү, кайсы очракта булачак чыгыш өчен энергияне саклау мөһимлеген аңлыйсың».

Хәзерге вакытта труппаның төп игътибары Сергей Прокофьевның «Золушка» балетына юнәлтелгән – әлеге спектакль Нуриев фестивален ачып җибәрәчәк. Аңа әзерлек эшләре инде сезон башында ук башланган: артистлар җентекләп хореография материалын өйрәнгән, балетмейстерның гадәти булмаган телен үзләштергән, спектакльне бөртекләп җыйганнар. Гастрольләрдән соң финал этабы башланган – техник өлешләрен эшкәртәләр.
«Спектаклебез җыелып бетте диярлек, - дип сөйли Кристина. – Март һәм апрель айларында без тагы да бирелеп эшләячәкбез, фестиваль алдыннан әзерлек эшләре тәмамланачак. Әлеге әсәрнең куелышы гадәти генә түгел: без күреп ияләнмәгән бәйләнешләр күп, аның хореография теле үзенчәлекле. Менә миңа шунысы бик кызык: тамашачы әлеге эшне ничек кабул итәр икән?! Без, үз чиратында, барысы да югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез».
Балерина сүзләренчә, хәзер иң мөһиме – образ һәм актерлык тулылыгы өстендә эшләү. Золушка партиясе интерпретация өчен бик зур киңлекләр ача.
«Золушка – ул «Спящая красавица»дагы Аврора кебек гадәти генә әкияти принцесса түгел. Ул күпкырлы. Монда хыялланырга җирлек бар, балаларча ихласлык ярылып ята, әмма шул ук вакытта – ярсу хисләр, тирән тойгылар чагылышы: мәхәббәт, драматик күренешләр. Бу катлаулы, төрле характерлы, «казынырга» кызыклы партия», - дип аңлата артистка үзенең образын.
Театр белән бәйле көн тәмамлангач, Кристина эш турындагы уйларын сәхнә артында калдырырга тырыша. Өйдә фуэте һәм пуантылардан бәйсез тормыш башлана: гаилә, көнкүреш мәшәкатьләре һәм балет дөньясыннан ерак торган мәнфәгатьләр. Аның сүзләренчә, үзгәрә белү эчке балансны сакларга һәм театрга һәрвакыт зур түземсезлек белән әйләнеп кайтырга ярдәм итә.
Ләкин төп рольләр, көчле алкышлар һәм гастрольләр актрисага җиңел генә бирелмәгән. Әлеге уңыш артында күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе ята. Һәм театр дөньясына карата нәкъ менә шушы тугрылык бүгенге көндә Кристина Захаровага зур уңыш китерә.
Балачакта Кристина зур сәхнә турында хыялланып та карамаган. Булачак артистка Красноярскта туып үскән. Барысы да балачак мавыгуыннан башланган: аларның гаиләсе яшәгән йортта халык биюләре түгәрәге эшләгән. Балалары файдалы эш белән шөгыльләнсен дип, кызның әти-әнисе аны әлеге түгәрәккә яздыра.
Коллективка Красноярск хореография училищесыннан яшь талантлар эзләп педагоглар килгәч, барысы да үзгәрә. Захарованы шунда ук күреп алалар һәм аңа һөнәри белем үзләштерүдә үз көчен сынап карарга тәкъдим итәләр.
«Миңа ул вакытта ун яшь иде, - дип искә ала Кристина. – Мин моның нинди һөнәр икәнен дә, балетның нәрсә белән яшәвен дә бөтенләй аңламый идем. Вәзгыятьне бераз гына булса да күз алдына китерү өчен, әти-әни мине «Щелкунчик»ка алып барды. Бу минем беренче спектаклем иде. Без киңәштек тә, нигә әле укырга кереп карамаска дип уйладык».
Керү сынаулары уңышлы уза, әмма чынбарлык көтелгәннән күпкә кырысрак булып чыга. Кристина училищега яшьтәшләреннән күпкә соңрак килә, һәм аңа мәктәптән соң дуслары белән ял итеп йөри торган «гадәти бала»дан тиз арада профессиональ артистка әйләнергә туры килә.

Кискен рәвештә бер бию төреннән икенчесенә күчәргә кирәк була: үз рәхәтеңә биеп йөрүдән катгый дисциплинага өйрәнергә туры килә яшь кызга. Бертуктаусыз станок янында шөгыльләнүләр, гаять зур физик күнекмәләр. Балет сыгылмалык белән беррәттән, эчке рух ныклыгы да таләп итә.
«Беренче елларда бик авыр булды, - дип искә ала балерина. - Бик кырыс укытучыбыз бар иде. Класстагы станокларны шартлы рәвештә «яхшы» һәм «начар»га бүлеп йөрттеләр. Вакыт-вакыт мине теге «начар» станокка куялар – мөгаен, бу тәрбия максатларыннан шулай эшләнгәндер. Мин бик үпкәли идем, барысын да ташлап кайтып китәсе килгән чаклар да аз булмады».
Өметсезлеккә бирелгән вакытларда гаиләсе янәшәдә була аның. Әти-әнисенең һәм бигрәк тә әбисенең ярдәме Кристинага ныклы терәк була. «Елыйсың, эчеңдә җыелганнарны әйтәсең дә, җиңелрәк булып китә – һәм шуннан соң яңадан класска әйләнеп керәсең», - ди ул.
Берничә елдан соң, курсның остазы алышынгач, хәлләр башка якка үзгәрә. Яңа педагог укучысының мөмкинлекләрен күреп алып, аның белән ныклап эшли башлый. Нәкъ менә шул вакытта Кристинаны беренче балет бәйгесенә әзерлиләр.
Өченче урын алу аның өчен көчле стимул була. Иң мөһиме, дөрес юлдан баруын аңлый башлый ул.
«Ул чагында әлеге һөнәрнең минем өчен нәрсәсе белән кадерле булуын аңлый башладым. Миңа унөч-ундүрт яшьләр булгандыр. Бәйгегә кадәр көзге каршында өйрәнү миңа бетмәс-төкәнмәс эш булып тоела иде: бертуктаусыз башкарыла торган куллар һәм аяклар хәрәкәте, акрын күнегүләр. Бала өчен болар еш кына күңелсез тоела. Ләкин сәхнәдә тәҗрибә туплый, вариацияләр бирелә башлагач – син кинәт кенә моның ни өчен шулай кирәк булганын аңлый башлыйсың», - дип фикерләре белән уртаклаша Кристина.
Халык биюләрен классик бию төренә алыштыруына Кристина бер дә үкенми. Әмма фольклор хореографиягә булган мәхәббәт мәңгегә аның күңел түрендә саклана. Ул бүгенге көндә дә танылган коллективларның чыгышын сокланып күзәтә. Кристина Игорь Моисеев ансамбленең Казандагы гастрольләрен калдырмаска тырыша.
Театрда чын артист булып формалашкан теләсә кайсы иҗат кешесе кебек үк, Кристина да яшьлегендә үзенә үрнәк шәхесләр эзли. Сәгатьләр буе архив язмаларын өйрәнә, сәхнәдә үз-үзеңне тоту үзенчәлекләрен, пластиканың нечкәлекләрен аңларга тырыша һәм бөек балериналар тарафыннан сәхнәдә чагылган сихри тылсымны сеңдерергә омтыла. Бер артисттан искиткеч яхшы техникага өйрәнсә, икенчесеннән тамашачы белән сүзсез генә «сөйләшү» сәләтен үзләштерә.
Әмма дистәләгән исемнәр арасында Майя Плисецкая аерым урын алып тора. Легендар балерина Кристина өчен һөнәри юнәлештә үрнәк шәхес булу белән бергә, әхлакый камертонга әверелә. Майя Михайловнаның искиткеч зәвыгыннан башлап теләсә нинди шартларда да үз-үзенә тугры булып кала алуы сокландыра.
«Минем өчен ул – чын эталон, - ди Кристина. – Артистка булуы белән бергә, шәхес буларак та үрнәк ул миңа. Беренчедән, ул гаҗәеп гүзәл зат иде. Ул миңа һәрвакыт үз фикере булуы белән кадерле, алай гына да түгел, ул аны яклый белә иде. Башкалардан эчке ныклыгы белән аерылып торды. Һәм, әлбәттә, аның сәхнә чыгышлары... Сәхнәдә тамашачы аннан күзен ала алмый иде. Монда бар да сүзсез аңлашыла».
Шул ук вакытта Кристинаның инанулары буенча балетта кемнеңдер «күчермә»се булырга омтылу бик куркыныч гамәл. Кумирларың ирешеп булмаслык биеклектә булсалар да, камиллеккә омтылуда син аларның сукыр күчермәсенә әйләнергә тиеш түгел. Балет – ул интерпретация сәнгате, һәм һәр биюче үз үзенчәлеген эзләргә тиеш.
Әлбәттә, чагыштырулар котылгысыз. Кайвакыт коллегалары яки педагоглары аңа: «Кара әле, менә бу артистканың әлеге элементы бик шәп килеп чыга», - дип әйтә ала. Ләкин Кристина мондый фикерләргә фәлсәфи яктан карый.
«Бу сүзләр сине үпкәләтми, ә бәлки киресенчә, тагы да дәртләнебрәк эшләргә мәҗбүр итә, - дип фикер йөртә ул. – Чын артист мондый сүзләрне шелтә итеп түгел, ә бәлки чакыру итеп кабул итә».
Һөнәри эшчәнлегендә аңа иң зур йогынты ясаган педагоглар турында сөйләгәндә, балерина болай ди: «Алар, әти-әнидән кала, синең шәхес булып формалашуыңа йогынты ясый торган төп кешеләр. Училищедагы укытучыларымны әлегә кадәр искә алам. Галина Назаровна Гурченко – мине бәйгегә алып барган беренче укытучым, миңа ышанып караган остазым. Лариса Борисовна Сычева курсларда төп укытучым булды, ул миңа икенче әнием кебек. Характерга, кыюлыкка, һәр мөмкинлектән дөрес файдалана белергә өйрәткән якын кешем».
Театрда остазлар да зур роль уйный: «Театрдагы педагогларыбыз – алар безгә юл күрсәтүчеләр. Валентина Васильевна Прокопова, Луиза Илдус кызы Мөхәммәтгалиева, Елена Юрьевна Кострова – педагогларыбызның һәрберсе техник якка да, актерлык образына да игътибар итә. Һәр педагогтан да үзең өчен кирәкле булган нәрсәдер аласың, болар бар да хәтергә уелып кала».
Кристина Захарованың иҗади тормышында балет бәйгесе хәлиткеч роль уйный. Әлеге вакыйга кызның студент чагында була. Нәкъ менә шул чарада Казан театрының балет труппасы сәнгать җитәкчесе аның талантын күреп ала. Ул кызны Нуриев фестиваленә чакыра, әмма ул вакытта хәлләр башкачарак килеп чыга: алда дәүләт имтиханнары булганлыктан, училищеда укуны тәмамлау, һичшиксез, өстенлекле эш булып кала.
Әмма язмыш башкача хәл итә: алар Уфадагы фестивальдә янәдән күрешә. Кристинага барысын да үзгәртергә мөмкинлек биргән тәкъдим ясала – аны Казанга чакыралар һәм аңа әйдәп баручы солистка буларак чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Укуын тәмамлагач, туып үскән Красноярскта калып эшләргә әзер булган артистка өчен бу язмышында көтелмәгән борылыш була.
«Иртә белән уянганнан соң, барачагымны аңладым. Әти-әниемә алдан әйтмәдем дә, китәр вакыт җиткәч кенә: мин барысын да хәл иттем, килештем, китәм», - дигәнемне хәтерлим дип искә ала балерина.
Шулай итеп, унсигез яшендә Кристинаның тормышы тамырдан үзгәрә. Әти-әни канаты астында кадерле бала булып үскән кыз өчен әлеге күченү җитди сынау була.
«Әле хәзер уйласам да куркыныч булып китә. Өйдә һәрвакыт сиңа ярдәм итәргә әзер якыннарың, күпме җылы һәм наз! Ә монда син һәр адымың өчен тулысынча үзең җавап бирәсең. Килгәннән соң шуны аңладым: мин ул вакытта әле күп нәрсәне белми идем», - ди Кристина.
Һөнәри яктан үсү мөмкинлекләре чит шәһәргә, чит театрга ияләнү, җайлашу кыенлыкларын оныттыра: театрда яшь балеринага шунда ук әйдәп баручы партияләрне, шул исәптән «Лебединое озеро»дагы төп рольне дә ышанып тапшыралар.
«Бу миңа карата бик зур ышаныч булды, - ди Захарова. – Мондый мөмкинлекләрнең меңнәр арасыннан берәүләргә генә бирелгәнен аңлыйсың. Шуңа күрә барлык куркуларны читкә куеп, мин баштан аяк эшкә чумдым».
Яңа шәһәр, таныш булмаган труппаның кырыс дисциплинасы һәм Кристинага багланган зур өметләр аны эчке яктан җыелырга мәҗбүр итә. Балерина әйтүенчә, нәкъ менә шул чор профессиональ яктан җитлегү мәктәбе була һәм әлеге мәктәп аңа артист буларак формалашырга ярдәм итә.
Балеринаның үз рольләренә мөнәсәбәте еллар узу белән үзгәрә. Әгәр карьераны башлап җибәргән вакытта төп игътибар техникага – кимчелекләрсез әйләнүләргә, сикерү биеклегенә, хәрәкәтләрне югары төгәллек белән башкаруга юнәлтелгән булса, – тәҗрибә туплау белән образны ни дәрәҗәдә тирән итеп башкара алу осталыгы беренче планга чыга. Артист персонажның эчке логикасын, аның психологик сурәтен һәм тирәнгә яшерелгән хис-кичерешләрен эзли башлый.
Хәзерге вакытта Кристинага катлаулы холыкка ия рольләр аеруча якын тоела, әлеге образлар биючегә драма актрисасы буларак ачылу мөмкинлеге бирә.
«Унсигез яшьтә, син үзеңнең сәләтеңне исбатларга тиеш дип уйлыйсың: синең алда хәрәкәтләрне төгәл башкару, югарырак сикерү, гәүдә тотышың белән тамашачыны таң калдыру бурычы тора. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Җиңүләр һәм егылулар, өметсезлек һәм көтелмәгән ярдәм – узган еллар тәҗрибәсе синең эшеңдә эзсез югалмый. Үз кичерешләреңне сәхнәгә алып чыгарга, рольләрне яңа төсмерләр белән баетырга өйрәнәсең. Партияләр тирәнәя, катлаулана бара», - дип фикерләре белән уртаклаша балерина.

Кристина инде хәзерге вакытта «принцессалар»ның элеккеге иҗади дәрт уятмавын таный. Моннан тыш, яшь барган саен сәхнәдә шаян яшь кыз образын гәүдәләндерү техник яктан авырлаша бара. Бүгенге көндә аның өчен образ үсеше булган һәм тулы канлы кеше тарихы белән яшәү мөмкинлеге биргән рольләр өстендә эшләү күпкә кызыграк.
«Спартак»тагы Ливия роле Захарова өчен иң кадерле партияләрнең берсе.
«Тамашачы мине балачактан ук лирик балерина буларак күрергә күнекте. Минем һәрвакыт әлеге стереотипны җимерәсем, үземнең башкага да сәләтле булуымны исбатлыйсым килде: каты холыклы, көчле, үз теләкләренә генә таянып эш итә торган партияләр башкару теләге бик көчле иде, - ди ул. – Әлеге партия миңа тәкъдим ителгәннән соң, үземне дөньяда иң бәхетле кеше итеп хис иттем. Роль техник яктан да, психологик яктан да шактый катлаулы, әмма сәхнәдә мин тулысынча әлеге образга кереп, хәтта вакыт агышын да сизми башладым».
«Жизель» балеты Кристина репертуарында аерым урын алып тора. Беренче акттагы акылдан язу күренешен тамашачыга җиткерү өчен балеринага ни дәрәҗәдә хис-кичерешләргә бирелеп уйнау кирәклеген күз алдына китерү дә җитәдер, мөгаен.
«Әлеге рольне башкарганда һәрвакыт көчле тетрәнү кичерәсең. Беренче актның финалы, героиня үлә... мин сәхнәдә ятам, яңакларымнан бертуктаусыз яшь ага, бөтен тәнем чымырдый. Антрактта икенче актка чыгарга көч табу өчен үзеңне кисәкләп җыярга туры килә», - ди Кристина.
Драма яссылыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган партияләр арасында балерина шулай ук Джульеттаны, «Дама с камелиями» әсәрендәге Маргаританы һәм Анютаны аерып күрсәтә. Әлеге спектакльләрдә аның өчен иң мөһиме – героинядагы үзгәрешләрне күзәтү. Мондый рольләр Кристинага бер театр кичәсендә тулы бер кеше гомерен үзең аша үткәрү мөмкинлеге буларак кыйммәтле.
Киләчәк турында сөйләгәндә, балерина бүгенге көндә тормышының тулысынча сәхнә белән бәйле булуын искәртә: репетицияләр, спектакльләр, яңа партияләргә әзерләнү күп вакытны ала. Соңгы вакытларда ул үзе туплаган тәҗрибә белән бүлешү турында ешрак уйлана икән. «Мөгаен, киләчәктә мин тормышымны укыту белән бәйләрмен. Үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә», - ди балерина.
Кайвакыт аның балет мәктәпләрендәге укучылар белән эшләү мөмкинлеге чыга икән. Аны берничә тапкыр бию белән шөгыльләнә башлаган балалар өчен мастер-класслар уздырырга чакырганнар.
Балалар белән очрашулар балерина өчен аеруча кадерле, күңелендә җылы хисләр уята. Спектакльләрдән соң еш кына кечкенә тамашачылар мин дә балерина булырга хыялланам, диләр.
Шул ук вакытта ул балаларга сәхнә матурлыгы белән беррәттән, әлеге матурлык артында торган зур хезмәтне дә күрсәтү мөһим, дип билгеләп үтә. Балет дисциплина, сабырлык һәм күпьеллык хезмәт таләп итә. Шуңа да карамастан, спектакльдән соң бала ялкынланып-хисләнеп үзенең биергә теләвен әйткәч, әлеге күренеш Кристинаны һәрвакыт илһамландыра. Нәкъ менә шундый мизгелләр аша ул балет сәнгатенең яшәвен һәм киләчәк буыннарга тапшырыла баруын тоя.
Биюче тормышының гаять зур өлеше балет белән бәйле булуга карамастан, балерина өчен сәхнә һәм шәхси киңлек арасында тигезлекне саклау мөһим.
«Гаиләң барлыкка килүгә, син моның тормышта иң мөһиме икәнен аңлыйсың. Эш эш булып кала, һәм бу әйберләрне аера белү кирәк», - ди ул.
Балерина билгеләп үткәнчә, өйдә ул гадәти тормыш белән яшәргә, якыннары, дуслары белән вакыт уздырырга тырыша. Бәхет һәм гармония чаткылары турыдан-туры иҗатка да йогынты ясый.
«Башың-аягың белән эшкә чумганда, син бары тик эш белән генә мәшгуль буласың, даими рәвештә репетицияләр, килеп чыкмаган хәрәкәтләр турында уйлыйсың. Тормышың бәхетле мизгелләргә бай булганда, син чәчәк аткандай буласың», - дип фикерләре белән уртаклаша балерина.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кристина Казанда яшәүче хатын-кызларга үзенең изге теләкләрен җиткерә.
«Барлык хатын-кызларыбызга – яшь кызлардан алып зирәк ханымнарга кадәр – мин чын бәхет телим. Өйләрегездә иминлек булсын, һәр көнегез сезне илһамландырсын, елмаю өчен сәбәп белән тулып торсын. Тормышыгыз хис-кичерешләргә, сәяхәтләргә бай булсын. Нинди генә үзгәрешләр булуга карамастан, күңелегездә өмет чаткылары сүнмәсен, күзләрегез шатлыктан балкысын», - дип сүзен йомгаклады Кристина.
Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе