В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кан бирергә теләүчеләрне 8, 9 һәм 10 апрельдә Республика Кан үзәгендә көтәләр
Денис Гордийко фотосы
Казанда 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Космонавтика көненә багышланган кан бирү акциясе уздырыла. Анда сәламәтлек күрсәткечләре яхшы булган, тән авырлыгы 50 килограммнан артык балигъ яшьтәге студентлар катнаша ала. Акциядә катнашырга теләге булган яшьләрне Республика Кан үзәгендә кабул итәләр.
Акциядә катнашучы һәр кешегә DonorSearch бергәлегеннән сувенирлар тапшырыла һәм донорлар өчен «Волонтер-медиклар» командасы тарафыннан махсус квест әзерләнә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Кан тапшыруга рөхсәт бирелә торган критерийларның тулы исемлеге һәм донорлыкка каршы күрсәтмәләр белән сылтама буенча танышырга була. Үзең белән паспорт һәм шәхси счетның иминият номеры күрсәтелгән документ (СНИЛС) булуы мөһим.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Кан бирергә теләге булган затларны Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча көтәләр.
Акция DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге һәм «Волонтер-медиклар» хәрәкәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Студентлар лигасы тарафыннан оештырыла.