Фото: Денис Гордийко
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телендә «Фикерләшик» китап укучылар клубы очрашуы узачак. Катнашучылар язучы Әмирхан Еникинең «Картлар» әсәре турында фикер алышачак.
«Фикерләшик» китап укучылар клубы әдәбият сөючеләрне һәм татар телен өйрәнүчеләрне берләштерә. Очрашулар төрле татар әсәрләре турында фикерләшү форматында уза.
Әлеге проект татар телен таныту һәм фикердәшләрнең аралашу мәйданын булдыру өчен юнәлдерелгән. Оештыручылар китап укучылар клубында узган очрашулар милли мирасны, мәдәниятне якынрак тоярга һәм автор күтәргән темалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә дип билгелиләр.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Очрашуда катнашу өчен язучының әсәре белән алдан танышу һәм
сылтама буенча теркәлү сорала.
Клубның оештыручылары – китапханә хезмәткәрләре Фирүзә Бикбаева һәм Айсылу Шәфигуллина, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте.